Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Чемоданнарны кире бушатабыз» — кайсы артистларның инстаграмы эшли?

Артист халкы ике көн буе бәхилләшеп, соңгы постлар урнаштырып, инстаграм белән саубуллашкан иде. Инде берничә җырчы инстаграмның ачылуын, элеккечә үк эшләвен хәбәр иткән. «Әй, сез һаман мондамы соң? Ну, мин әйтәм, саубуллашып та карадык. Чемоданнарымны җыеп, ВКонтактега күчәм дигәндә генә. Моннан киткән кеше бармы ул? Китмәсәгез, чемоданнарны кире бушатам», — дигән җырчы, юмор остасы Рамил Шәрипов.

Алсу Фазлыева төн уртасына кадәр утырып, эшләү-эшләмәвен махсус тикшергән. «Кыскасы, инстаграм эшли. Күпме әзерләндек бит. Барыгыз, йоклагыз», — дип язып куйган ул.

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова да сәхифәсенең элеккечә үк эшләве турында сөенеп язган. «Хәерле иртә. Халык, сез мондамы? Инстаграм ничек эшли? Кемнәр монда, шулар VPN тоташтырган дияр идем, директта „минеке кушымтасыз да эшли“ дигән смслар күп. Минем әнинеке, мәсәлән, эшләүдән туктады. Мин эшләсен өчен 3-4 программа урнаштырдым», — дип язган ул.

«Вконтактега беренче постымны урнаштырдым. Нервадан мунчада коелып бетмәгән бөтен керфегемне йолкып бетергәнмен. Аңламыйм, ваще аңламыйм. Инстаңны селек-мелек. Кайт, я все прощу», — дигән Илсөя Бәдретдинова. Аның посты төн уртасында куелган, димәк Илсөя апабызның да инстаграмы эшли.

Җырчы Нурзадә дә пост урнаштырган. Үзенең язмасын күргән, комментарий калдырган беренче 100 кешегә бүләк тә вәгъдә иткән әле.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкиомв та йокларга яткан җирдән «Эшли, эшли, дуслар», — дип видеопост яздырганнар. Аларга 3306 кеше комментарий калдырган.

https://intertat.tatar/news/social/14-03-2022/chemodannarny-kire-bushatabyz-kaysy-artistlarny-instagramy-eshli-5851254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гузель уразова рамил шарапов артисты в инстаграм инстаграм работает илдар хакимов алсу фазлыева