Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Фирдүс Тямаев 10 бозау алган

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты: – Аллага шөкер, рамазан аена кердек. Уразаны калдырмаска тырышабыз. Шул килеш, концертларда чыгыш ясыйбыз. Шөкер, Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллеген биреп тора.

Төрле хәбәрләр килеп ирешсә дә, күңелне төшермибез, яхшыга өметләнәбез. Мөгаен, концертлар – минем өчен дә, халык өчен дә күңелгә рәхәт урындыр. Тамашачы тормыш мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итеп китә. Әле концертларыбыз майга кадәр дәвам итә.

Авылны да онытып бетермим. Әниемә 10 бозау алып кайтып бирдем. Эре маллары 20гә җитте инде. Әле шулар янында өч ат та бар.  Әнигә барыбыз да булышабыз. Авылда яшәүче энем гаиләсе белән бергәләп эшлиләр. Быел әле каз-тавыкларны да күбрәк алырга исәпләп торабыз. Аларны 150шәр итәрбез, дибез. Бакчабыз да гомер буена зур булды. Туганнарым белән бергәләп эшлибез, бар әйберне уртак итеп тотабыз. Мин, ит кирәк иде дисәм, бүген мал суялар. Мин дә алар өчен барысын да эшләргә әзер.

https://vatantat.ru/2022/04/78881/

https://vk.com/beznen_tyamay?z=album-169802245_255592589 фото алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев 10 бозау алган