Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Гөлнара Тимерҗанова өченче тапкыр кияүгә чыга?

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова “Мин кияүгә чыгам” дигән җыр яздырган. Җырчы яңа җырына клип та төшереп өлгергән. “Утсыз төтен булмый”, ди. Ни өчен мондый җыр җырлавын Гөлнараның үзеннән сорадык.

-    Гөлнара, ни өчен нәкъ менә шушы темага җырларга булдың?  

-    Тапталмаган тема бит. Туй турында җырлар күп, ә кияүгә чыгу турында җырлар бик сирәк.  

-    Өченче тапкыр кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?  

-    Бу җыр юкка гына язылмады, билгеле. Чыгачакмын! Ләкин бу юлы шәхси тормышымны сер итеп калдырачакмын.   

“Мин кияүгә чыгам” җырының авторлары – Роза Мостафиева белән Рәсим Рахматуллин.

Клип июль аенда чыгар дип көтелә.     

Эльвира ШАКИРОВА

https://matbugat.ru/news/?id=37069

https://vk.com/gulnaratimerzhanova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: голнара тимержанова