Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Һава торышы бозыла, юлларда сак булыгыз

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Республикада көчле томан төшәчәк, яңгыр явуы көтелә. Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә. Республикада көчле томан төшәчәк, яңгыр явуы көтелә. Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмау, иминлек каешын эләктерү, балаларны махсус креслога утырту мөһим, ди юл куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчеләр.

Шунысына да истән чыгармагыз: кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга иртәрәк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X