Заман сулышы

Әлмәттә полиция автомобиле юл-транспорт һәлакәтенә эләккән (фотолар)

26 август, җомга кичендә Әлмәтнең Ленин һәм Фәхретдин урамнары киселешендә ЮХИДИ патруль автомобиле һәм чит ил машинасы бәрелешкән. Хокук саклау органнарында "Татар-информ" агентлыгына полицияле "Фиат Линеа"ның да, 19 яшьлек егет тарафыннан идарә ителгән "Рено Меган"ның да нык яньчелүен әйттеләр. Һәлакәттә "Рено Меган" автомобиле йөртүчесе гаепле, диелә хәбәрдә. Ул урамнар чатына...

26 август, җомга кичендә Әлмәтнең Ленин һәм Фәхретдин урамнары киселешендә ЮХИДИ патруль автомобиле һәм чит ил машинасы бәрелешкән.

Хокук саклау органнарында "Татар-информ" агентлыгына полицияле "Фиат Линеа"ның да, 19 яшьлек егет тарафыннан идарә ителгән "Рено Меган"ның да нык яньчелүен әйттеләр.

Һәлакәттә "Рено Меган" автомобиле йөртүчесе гаепле, диелә хәбәрдә. Ул урамнар чатына светофорның кызыл утына чыккан.

Корбаннар юк. Һәлакәтнең детальләре ачыклана.

Реклама

http://tat.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: