Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән

Башкорстанда Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай ук яшь ярымлык баласы...

Башкорстанда Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән.
Җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай ук яшь ярымлык баласы белән 26 яшьлек хатын да барган. Бәрелешү шулкадәр каты булган, ике бала, яшь ярымлык баланың анасы урында ук җан биргән. "Лада приора" йөртүчесен һәм аның хатынын катлаулы имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
Фаҗиганың һава шартлары начар булу сәбәпле килеп чыгуы ихтимал. Башкортстанда буран һәм бозлавык булган, диелә әлеге хәбәрдә.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/19/160192/
фото:https://bgtrk.ru/upload/iblock/528/528c52537cd36394b83e9a51c1a718d1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев