Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстан юлларында апрельнең дүрт көнендә 2 кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларында апрельнең беренче 4 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт аркасында 48 кеше төрле тән җәрәхәте алган, 2сенең гомере өзелгән. Узган тәүлектә, 4 апрельдә, республика юлларында шундый 12 һәлакәт теркәлгән: 16 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очраклары да аз түгел. Кичә,...

Татарстан юлларында апрельнең беренче 4 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт аркасында 48 кеше төрле тән җәрәхәте алган, 2сенең гомере өзелгән.


Узган тәүлектә, 4 апрельдә, республика юлларында шундый 12 һәлакәт теркәлгән: 16 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очраклары да аз түгел. Кичә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 21 кеше тоткарланган. Тиешсез урында кагыйдә бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 87, балаларны махсус креслога утыртмауның - 41, иминлек каешы эләктермәүнең 336 очрагы теркәлгән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев