Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Яшь лениногорскилылар шоферларга хат язды

Шәһәр һәм районда “Игътибар, балалар” профилактик чара уза. Күптән түгел шул чара кысаларында ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеген финанслау дирекциясе учреждениесе белән берлектә 8нче мәктәп “Шоферга хат” акциясе уздырды.


Анда мәктәпнең 2 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үз куллары белән машина йөртүчеләргә хат яздылар. Алар анда күпчелек машиналарның юлда зур тизлек белән баруын язган, кайчакта җәяүлеләргә юл бирми, дип тә куйганнар. Юл кагыйдәләрен бозмаска, балаларны махсус утыргычларда йөртергә һәм куркынычсызлык каешын эләктерергә кушканнар. Укучылар хатларны урамда машина йөртүчеләргә тапшырды.


Шушы елның 4 ае эчендә республика юлларында балалар катнашында 130 юл һәлакәте булган. Анда 136 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу чорда бала үлеме белән бәйле һәлакәт теркәлмәгән.

Зөлфия Рахманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: письмо водителю