Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Йөртүчеләр өчен яшерен әлифба

- Әгәр каршыга килгән машинаның еракка яктырта торган (дальний) уты 2 тапкыр янып алса, бу - алда ГАИ посты булу, камера куелу яисә юл һәлакәте турында сигнал. Гадәттә, мондый хәбәр бирүчегә сул уч төбен күрсәтеп рәхмәт әйтү каралган. - Арттан килүче бер тапкыр еракка яктырта торган утын кабызса, "читкә кит,...

- Әгәр каршыга килгән машинаның еракка яктырта торган (дальний) уты 2 тапкыр янып алса, бу - алда ГАИ посты булу, камера куелу яисә юл һәлакәте турында сигнал. Гадәттә, мондый хәбәр бирүчегә сул уч төбен күрсәтеп рәхмәт әйтү каралган.

- Арттан килүче бер тапкыр еракка яктырта торган утын кабызса, "читкә кит, уздыр" дигәнне аңлата.
- Шундый ук сигналны башка машинага юл бирергә теләүче йөртүче дә бирә. Бу "уздырам" дигәнне аңлата.
- Тиз-тиз "дальний"ны кабызып алу - "фараларың күзне чагылдыра, якын утыңны кабыз" дигән сүз.
- Ике ян утны кабызып алу "рәхмәт" дигәнне аңлата. Әдәпле йөртүчеләр үзен уздыручыга шул рәвешле рәхмәтен белдерә.

- Трассада алдан барган йөк машинасы уң як ян утын кабызса, бу "узарга мөмкин, каршыга килүче машина юк" дигәнне аңлата. Әгәр ул сул як ян утын кабызса, "уза күрмә, каршыга машина килә" дигән сигнал булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев