Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Зеленая Рощада Яңа Иштирәккә баручы ир-атны бәрдерәләр

Узган атнада Зеленая Роща авылында кеше гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

Төнге сәгать уннар тирәсендә Лениногорскидан Яңа Иштирәккә баручы “Лада Веста”  автомобиле юлда 61 яшьлек ир кешене бәрдерә.

 Автомобиль белән идарә итүче, йөртү  тәҗрибәсе бик аз булган 20 яшьлек  кыз, авылның  Промысловая  урамыннан барганда, хәрәкәтләнү өчен  куркынычсыз булган тизлекне сакламаган.  Шушы ук авылда яшәүче ир кеше уң яктан урам аркылы чыгып бара торган булган.  Бәрдерү нәтиҗәсендә ир кешенең ике яктан да берничә кабыргасы сынган, баш мие һәм башы ябык травма алган,  баш мие селкенгән, үпкәләре ике яклап  зыян күргән.

Һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы аны Лениногорск хастаханәсенә алып килгән. Кызганыч, алган яралары  ир кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеген бирмәгән.

Лениногорск ЮХИДИ башлыгы Виталий Слабодин сүзләренә караганда, бу фаҗиганы булдырмый калу да мөмкин булган.  Үлем сәбәпчесе һаман шул – юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлмәве.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X