Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм районыбыз авылларында яшәүчеләр хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйләү буенча берләште

Мобилизация башланып, ир-егетләр хәрби өйрәнүләргә киткәч, олы апалар кулларына энә белән җеп алды. Илдә барган тынычсызлык өлкәннәрнең күңелләрендә вакыйгалар кабатлануны хәтерләтә.


Өлешчә мобилизация буенча хәрби операциягә чакырылган солдатларга ничек тә булса ярдәм итү теләге белән Лениногорскида “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме оеша. Шунысы бар: алар каядыр бергә җыелып та утырмый, хәтта бер-берсен йөзгә күреп тә белми, ләкин аларны – шәһәр һәм район авылларында яшәүчеләрне игелекле хис берләштерә: хәрбиләрне салкыннардан саклыйк, аларга күңел җылыбызны бирик, оекбашлар, носкилар бәйлик дигән уй белән берләшкәннәр.

Төркем шушы елның 4 гыйнварында ватсап сервисында оеша. 10 кешедән генә башланган төркем хәзер инде арткан, анда 70тән артык кеше, шуларның 31е – бәйли. Алар оекбашлар, мунчалалар һәм башлыклар бәйлиләр. “Җепләрне сатып алдык, аларны сатып алуда Керкәле авылы халкы ярдәм итте. Шулай ук Тимәш һәм шәһәрдән дә ярдәм булды”, - ди төркемне оештыручы Эльмира һәм Галия. Алар икәү башлап җибәргәннәр.

Апалар носкиларны өлгертеп, беренче партиясен “Своих не бросаем” төркеме аша 11 гыйнварда хәрбиләргә җибәргәннәр. Икенче тапкыр исә узган атнада “Бердәм Россия” аша китүче гуманитар йөккә кертелгән. Носкиларга размерлары һәм теләкләр язылган кәгазь дә беркетелгән. Шулай ук мәктәп укучылары хатлар да китергәннәр. Шәһәрдән 10нчы мәктәптән 4, 8, 10нчы сыйныфлар, Тимәш мәктәбеннән, Тимәшнең Карлыгач” балалар бакчасыннан да җылы эчтәлектәге хатлар язганнар.
Төркемдә күбрәк олы яшьтәгеләр һәм араларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булучылар да бар.

Керкәледән 91 яшьлек Әнисә апаның оекбашлар бәйләвенә сокланырлык.

“Галина өч пар носки һәм сөлгеләр тапшырды. Мария Петровна, Шура түти, Зөлфирә апа, Светлана кызы Мария белән, Сугышлыдан 78 яшьлек Гөлчирә апа, Керкәледән Рузалия апа безнең төркемгә кушылып, носкилар бәйләп бирделәр. Рузалия апа ул үзе эрли дә, носкилар эчендә изге теләкләр язылган хатлар”, - ди Эльмира ханым.

Шулай ук Зеленая Рощадан Наилә ханым, Керкәледән Сания апа да оста бәйләүче, Людмила ханым исә носкидан тыш, пирчәткәләр, башлыклар да бәйләп биргән. Ә Любовь үзе дә бәйли һәм иптәшләренә җеп белән ярдәм иткән. Асия апа йон оекбаш һәм мунчалалар тапшырган.  Венера ханым өч атна эчендә 15 пар носки өлгерткән, аның  кияве махсус хәрби операциядә икән. Шулай ук  Рәмзия апа кияве өчен борчылып тора, ул инде октябрьдән үк бәйләргә керешә. Тагын Гөлнур, Ландыш, Рәйсә ханым, Ләйсән ханым үзе һәм кызы Арина да бәйли.

Бәйләүчеләр арасында бердәнбер ир-ат – Атлас Галимов бар. Тормыш иптәше Рушания Гаязова белән бергә солдатларны бераз булса да җылытыйк дип тотынганнар.

Төркемне оештыручы ханым әйтүенчә, Юлия белән Равил әниләре Лена ханым бәйләгән носкиларны китергән. Ә Андрей белән Раилә 30 литр бал (балны кечкенә контейнерларга бушатканнар), медикаментлар, чәй тапшырган.

Әлеге игелекле эшкә яшь буынның кушылуы да – шатлыклы күренеш. Петропавловкадан 6нчы сыйныф укучысы Александра Карабаева  бәйләүгә тотынган.

“Бәйләүче апаларыбыз Зәй-Каратайда, Шөгердә, керкәле, Сугышлы, Тимәш, Зеленая Роща, Писмән, Яңа Сережкинода, Лениногорскида бар. Алар барысы да игелекле эшкә чын күңелдән алынды. Безнең барлык бәйләнгән носкиларыбызның гомуми саны 207  пар. Бу эшкә өлеш керткәннәрнең шәфкатьле кулларына мең рәхмәт, үзләренә исәнлек-саулык булсын”, - ди Эльмира ханым.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев