Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Бабай дип эндәшсәләр, бу сүзне кемгә әйтәләр дип, як-ягыма борылып карыйм

Юбилей уңаеннан.

“Нигәдер мин үземне карт, өлкән кеше итеп тоймыйм. Бу, мөгаен, халык, бигрәк тә яшьләр арасында кайнагангадыр. Миңа бабай дип эндәшсәләр, бу сүзне кемгә әйтәләр дип, як-ягыма борылып карыйм”. 

Әлеге сүзләр – якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәни казанышлар» күкрәк билгесе иясе, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Таһир Шәмсуаровныкы. 

Бүген – 6 апрельдә ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. “70 яшьтә үзегезне ничек хис итәсез соң, Таһир абый?” – дигәч, ул әнә шулай дип җавап бирде.

Моң һәм илһамны гомер юлдашы итеп яшәүче Таһир Шәмсуаров кулына каләм алып, өстәл артында утырып, шигырь генә язып тормый. Ул Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә эшли. Ул халык арасында, төрле очрашу-кичәләр үзәгендә.

“Мин – авылның гади бер малае. Бәхетем, киләчәгем, язмышым авыл белән бәйләнгән, шушы авылда яшәвем белән бәхетле”, - ди Таһир Ярулла улы.

Юбилее белән котлап, аңа исәнлек, иҗат дәрте, матур, имин тормыш телибез. 
Сезнең игътибарга Таһир Шәмсуаровның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Син кирәк

Дөньяда бер генә яшибез,
Узган көн бары тик төш сыман.
Беркем дә мәңгегә килмәгән,
Мин сине сагынып уянам!

Мәхәббәт иленә кергәндә
Мәңгелек ярыңа тарырсың.
Ышанам, син аны табарсың,
Сокланып күзенә карарсың!

Елмайчы, син көткән яз килә,
Бәхетле кояшлы гаилә.
Тормышның гөлләре балалар,
Апрельгә ияреп наз килә!

Йөрәкләр пышылдый бер сүзне,
"Тиң ярым, мин сине яратам!".
Сөям дип уяна чәчәкләр,
Наз бүләк итә җирдә таң!

Дөньяда бер генә яшибез,
Кояшлы мәңгегә пар йөрәк.
Алтынга, көмешкә табынмыйм,
Миңа үз алтыным, син кирәк!

 

Араннарда атлар кешнәсен
әрит Нәбиуллинга/

Язны юксынганнар май башында
Тансык сәхра җилен иснәсен.
Татарлыкны җуймыйм дисәң әгәр
Болыннарда атлар кешнәсен!

Ата-баба ансыз торалмаган,
Юлдаш булган аңа Бахбай-ат.
Яуга китә калса икеләнми
Иярләгән ике ат, ир-ат!

Үз җайдагын эзләп тапкан кырда,
Үз итмәгән атлар ятларны.
Гасырларны узып кайтты, шөкер,
Күрәсезме, татар атлары!

Сабан туен зарыгып көтүчеләр
Ышанамын, дөрес аңларсыз.
Авыл сөлге җыяр идеме икән,
Бәйрәм күрке шушы атларсыз!

Моңлы итеп җыр сузасы килә, 
Тальяннарны кулга алыгыз.
Ат һәм гармун милләт итә безне,
Милләттәшләр, дөрес аңлагыз!

Язны сагынганнар май башында
Тансык сәхра җилен иснәсен.
Татарлыкны саклап калыйм дисәң,
Араннарда атлар кешнәсен!

 

Сез барында яши туган тел!
 
Сез бит җиргә язлар китерүче,
Ел әйләнә балкыр чәчәк-гөл.
Сез барында Тукай яши җанда,
Сез барында яши туган тел!
 
Илаһи моң дәшә урамнарга,
Җанга тансык тальян гармуннар.
Мәдәният нурын таратканнар
Сезнең белән гүзәл дөньялар!
 
Ленин исемен йөрткән шәһәребез,
Гомер бакый үзеңә тартасың.
Тырыш, уңган халкың белән бүген
Киләчәккә тартып барасың!
 
Авылларда туган якташларым
Горурлыгы илнең сез беләм.
Күпме шагыйрь Казанга юл алды
Сигез ярым чакырым Шөгердән!
 
Рамазаның, Шамил, Җәмитләрең
Таныттылар сине шәһәрем.
Март җиттеме безне каршылыйсың
Сылу кыздай балкып, яшәреп!
 
Яңа Иштирәк егете Раилеңә
Туган ягым бүген баш ия.
Татарстан диеп көн иткәнгә
Илем күрке бүген Илсөя!
 
Бәхет дигән сүзнең тирәнлеген
Мин ачарга телим бүген дә.
Теләк тик бер: тыныч аяз таңнар
Балкысыннар һәрчак күгемдә!
 
Талантлар күп, санап чыгар өчен
Кирәк беләм шактый вакытлар.
Күп кирәкми, диннән, моңнан бизми
Яшәсеннәр әле авыллар!
 
Сез бит җиргә язлар китерүче,
Сездән башка атмый чәчәк-гөл.
Сезнең барлык илһам бирә миңа,
Сез барында яши туган тел!..

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев