Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Женитьба Бальзаминова» спектакле премьерасы зур уңыш белән үтте

Лениногорскида рус драматургы Александр Островский әсәре буенча «За чем пойдешь, то и найдешь” («Женитьба Бальзаминова» ) музыкаль комедиясе зур уңыш белән узды.


Мәдәният сараена спектакльне тамаша кылыр өчен бик күп кеше килгән иде. Хәтта балконнан да караучылар булды. 

Спектакльнең режиссеры – Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова. Рольләрне Мәдәният сараеның “Поколение+”  рус театр драма студиясенең үзешчән артистлары башкарды.

Тамашачылар төп персонаж –  Михайло Дмитриевич Бальзаминовны кызыксынып карадылар, ул бай ханымга өйләнергә хыяллана. Танылган характерлар һәм ситуацияләр, кискен диалоглар, сюжет үсеше, артистларның геройларның характерларын төгәл итеп уйнаулары спектакльне шулкадәрле  мавыктыргыч итте.

“Премьераны тамашачы көтте һәм ул уңышлы узды.  Бөтен иҗат төркеме тамашачының безнең спектакльне бик җылы кабул итүенә бик шат», - ди Флера Төхвәтова.

 Тамашачының барысы да спектакльне карый алмаган, барлык билетлар да онлайн-форматта санаулы көннәрдә сатылып беткән, шунлыктан артистлар янәдән  лениногорскилыларга һәм кунакларга әлеге спектакльне күрсәтәчәк. 

Спектакль Мәдәният сараеның «Поколение+» рус театр драма студиясе репертуарына керәчәк. 

Шулай ук әлеге премьераны күрше шәһәрләрдә дә күрсәтергә уйлыйлар.

 

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотолары
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев