Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты

Очрашуда хәрбиләрнең хезмәт итүләре һәм көнкүреш хәлләре турында фикер алыштылар.

Мэрия бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты. 
Хәрби хезмәткәрләр ике атнага отпускка кайтканнар иде, инде менә китәр вакытлары да җитә.

"Мин сезнең барыбыз өчен дә иң яхшы үрнәк булуыгызга  ышанам. Һәркөнне, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез зур батырлык күрсәтәсез. Үз чиратында, без дә сезгә,  иптәшләрегезгә, гаиләләрегезгә кирәкле ярдәм күрсәтелсен өчен кайгыртырга тиешбез», - дип батырлыклары өчен рәхмәт белдерде Рәгать Хөсәенов.

Район башлыгы солдатларның хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәтнең ничек узуы һәм нинди ихтыяҗлар кичерүе белән кызыксынды.  Лениногорск районы хәрбиләреннән һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә эшкәртелә,  зонага кием-салым, техник чаралар, көнкүреш әйберләре, азык-төлек, медикаментлар илтү  җайга салынган. 

Егетләр күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен райондашларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук туклану һәм кирәкле медикаментлар мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Ул барлык хезмәтләргә очрашу вакытында туган сораулар буенча барлык кирәкле эшләрне башкарырга кушты.

Махсус хәрби операция зонасында булган якташ ир-егетләрнең тиз арада исән-имин өйләренә кайтуларын  телибез. Туган илебезнең чын патриотлары алар. Шундый көчле рухлы, батыр йөрәкле улларына таяна, ышана илебез.

фотолар: мэриянең матбугат хезмәте  https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2187626.htm

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев