Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

«Эремчекле розалар»

Кирәк булачак: Сөт - 250 Грамм Су – 1 стакан Йомырка – 2не (1се — эчлек өчен) Шикәр комы - 200 Грамм (100 г — эчлек өчен) Көнбагыш мае - 100 Грамм Он - 700 Грамм Дрожжи - 25 Грамм Эремчек - 500 Грамм Ванилин - 1 пачка

Эзерләү:

Башта дрожжи камыры ясыйбыз. Аның өчен, җылы сөткә 1 пачка дрожжи, 1 аш кашыгы шикәр комы, әз генә тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 йомырка һәм он кушабыз да, камыр ясап, кабарырга куябыз.

Эчлек өчен: эремчек, йомырка, шикәр комы, ванилин кушабыз да, миксер белән бутап куябыз.

Камыр кабаргач җәябез, түгәрәкләр кисәбез. Шул түгәрәкләрнең һәрберсенең кырыен өч кисәккә кисеп чыгарга кирәк.Уртага эчлек салып, башта түгәрәкнең бер кисәген, аннары тагын бер кисәген, һәм өченче кисәген борып, роза кебек формалар ясыйсың.     

Ясалган розаларны майланган табага төзеп куеп, әзрәк кабартасын да, 30-40 минутка духовкага пешерергә куясын.

 

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эремчекле розалар камыр ризыклары