Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Конкурсыбызның беренче катнашучылары: Низамовлар гаиләсе

Тәнзилә Низамова үз гаиләсе турында шигъри юллар белән сөйли.

Бердәм гаилә.


Без бик матур, бердәм, тату ,
Низамовлар гаиләсе.
Гаилә белән җыелып
Фотога төштек әле.

Гаилә башлыгы Альберт,
Оста машина йөртә.
Ә “әнисе” балаларга
Татар теле өйрәтә.

 Ике бөртек балабызны 
Үстерәбез куанып.
Улыбыз да, кызыбыз да 
Үсәләр бик макталып.


Улыбыз Динар була
Бишлеләр генә ала.
Һәрбер кеше баласының
Уңышына куана.

Җырлары белән шатландыра
Кече кызыбыз Алинә.
Бәйгеләрдә җиңеп кайткач,
Күңелебез сөенә.

Гаиләнең бердәмлеген
Алып булмый акчага,
Гаиләбез исеменнән
Сәлам барчагызга да.

автор: Тәнзилә Низамова

 

Сез дә безнең конкурста катнашыгыз.

Конкурс турында укыгыз: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/zaman-sulyshy-saytynda-yaa-konkurs-bashlyybyz-bezne-gail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

101

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Низамовлар булдыра)) Урнэк гаилэ))