32 белем бирү, 8 медицина объекты төзелгән һәм ремонт үткәрелгән: Лениногорск 5 еллыкка нәтиҗә ясый
Лениногорскида биш ел эчендә 32 белем бирү, 8 медицина объекты төзелгән һәм ремонт үткәрелгән, “Безнең ишегалды” программасы буенча 117 ишегалды төзекләндерелгән.
Бу хакта “Нәтиҗәгә эшлибез!” хисап-программа муниципаль форумында хәбәр иттеләр.
Әлеге форум халык программасы ярдәмендә 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тотуга нигезләнгән иде. Исегезгә төшерәбез: Халык программасы моннан биш ел элек 2021 елның августында кабул ителде. Программа ил халкының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә булдырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла. Аның кысасында меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелә, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартыла.
Форумга хакимият органнары вәкилләре, депутатлар, халык активы, предприятие-оешмалар җитәкчеләре, социаль өлкә хезмәткәрләре, волонтерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды.
Очрашуда катнашучылар халык программасын гамәлгә ашыру, шәһәр инфраструктурасын үстерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләштеләр.
Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда шәһәр һәм район мохитенең сыйфатын сизелерлек үзгәрткән масштаблы проектлар гамәлгә ашырылды. Соңгы 5 ел эчендә федераль һәм республика программалары буенча районда 48 километрдан артык юл, шулай ук дистәләгән инженер һәм социаль инфраструктура объектлары ремонтланган һәм төзелгән. Мәсәлән, 32 мәгариф объекты, 8 медицина корылмасы, 6 мәдәният учреждениесе, 3 спорт һәм яшьләр оешмасы.
“Быел 13нче мәктәптә мәктәп ашханәсе блогы ремонтлана, нефть техникумы өчен 200 урынга исәпләнгән тулай торак реконструкцияләнә. Капиталь ремонт балалар йортында һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен 14 нче мәктәптә бара. 4 нче мәктәптә яңа белем бирү киңлеген булдыру буенча масштаблы эшләр бара. Музыка мәктәбе яңартыла һәм яңа җиһазлар белән тулыландырыла», - дип сөйләде үз чыгышында район башлыгы.
Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү кысаларында шәһәрне су белән тәэмин итүче суүткәргечне реконструкцияләү бара. Моннан тыш, Лениногорскидагы иң иске 12 нче котельныйны заманча блок-модульле комплекс белән алыштырачаклар. 42 нче һәм 55 нче кварталларда яшәүчеләрнең уңайлылыгы әлеге объектка бәйле. Шулай ук социаль объектлар: архив, КФҮ (МФЦ), хәрби комиссариат һәм миграция бүлеге ремонтлана.
Төзекләндерү өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр булды. Биш ел эчендә 111 күпфатирлы йорт яңартылган, быел 176 миллион сумга исәпләнгән 20 күпфатирлы йортта капиталь ремонт бара. Заманча таләпләр нигезендә түбәләр, фасадлар, инженерлык коммуникацияләре тәртипкә китерелә. 5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 177 ишегалды төзекләндерелде. Быел җәй шул ук программа буенча 19 ишегалды территориясе 176 миллион сумга яңартыла.
Үз чыгышында Марат Гирфанов авыл җирлекләрендә быел эшләнә торган эшләргә тукталды. Түбән Чыршылы һәм Ивановка авылы мәктәпләрендә ремонт бара. Авыл халкы сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен Зәй-Каратай, Яңа Иштирәк, Подлесный, Тимәштә ФАПлар төзекләндерелә. Яңа Иштирәктә башкарма комитет бинасы яңартыла.
“Авылларның инженерлык инфраструктурасына да финанс средстволары бүленгән. Кирлегәчтә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкциялибез. Биредә шулай ук федераль программа буенча, 17 миллион сумга Кичуй – Урмышлы – Сарабиккол автоюлын ясалма яктырту эше алып барыла. Дурасовода су белән тәэмин итү өчен яңа челтәр төзибез, Ивановкада су агызу челтәрләрен ремонтлыйбыз”, - дип ачыклык кертте.
Нефть төбәге булган Лениногорск һәрвакыт “Татнефть” ярдәмен тоя. 5 ел эчендә компания тарафыннан 327 миллион сум грантларга бүлеп бирелгән. Якын арада Тимәштә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы барлыкка киләчәк, Бохар авылында суүткәргеч ремонтланачак. Ә Зәй-Каратайда яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылачак. “Татнефть” белән берлектә Лениногорскида “Юбилейный” паркы төзекләндерелә.
Соңгы елларда иң уңай үзгәрешләрнең берсе – шәһәр һәм районның төп магистральләрен, авыл юлларын һәм күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү.
“Төбәк трассаларында Кузай һәм Куак елгалары аша күперләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Лениногорск – Ивановка – Михайловка, шулай ук Югары Чыршылы - Түбән Чыршылы юллары яңартыла. Юлларны ремонтлауга Рөстәм Миңнеханов карары буенча 1,2 миллиард сум акча бүлеп бирелде”, - диде Марат Гирфанов.
Форумда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук хәрби бурычларын ахырга кадәр үтәп, сәламәтлекләре торышы буенча алгы сызыктан өйләренә кайтучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.
“Районда сәламәтлек торышы буенча 97 сугыш хәрәкәте ветераны яши. Шуларның 55е эшли инде. Кайткан һәр хәрбигә без дәүләт ярдәменең барлык чаралары буенча адреслы озата баруны тәэмин итәбез. Һәркемгә мәшгульлек үзәгеннән куратор беркетелгән, хезмәт эшчәнлегенә кайту буенча индивидуаль планнар эшләнә”, - дип билгеләп үтте Марат Нилевич.
Бүгенге көнгә СВО зонасына лениногорскилылар 400 тонна гуманитар ярдәм җибәргән.
Форумда Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Азнакай муниципал районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин катнашты.
Форум бердәмроссиялеләргә партия билетлары тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Шулай ук катнашучыларга хезмәт традицияләрен саклау һәм төбәк халкының һөнәри казанышларын җәмәгатьчелектә тану максатында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы проектын тәкъдим иттеләр. Аңа 291 лениногорскилы тәкъдим ителгән.
фотолар: ЛМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев