3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскиның Гостехнадзор бүлеге яңа машиналы булды
Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлегенә яңа машина тапшырдылар. Тантаналы вакыйга узган атнада Казанда республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында узды. Гостехнадзорның безнең район буенча баш инспекторы Илнур Галимов министр кулыннан өр-яңа "Лада Гранта" машинасы ачкычы алды. Республика буенча шундый 13 автомобиль бирелгән.
-
Эшче өстенә бетон плитәсе төшкән
Кичә төшке вакытлар тирәсендә коткаручыларның бердәм номерына берәүнең бетон плитәсе астында калуы турында хәбәр керә. Билгеле булганча, ике эшче балалар бакчасында ремонт эшләре алып барган була. Көтмәгәндә 30 яшьләр тирәсендәге эшченең өстенә бетон плитәсе төшә. Нәтиҗәдә, ир-ат авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасына тапшырыла. Хәзерге вакытта килеп чыккан вакыйганың тәфсилләрен ачыклау...
-
Лениногорскилылар, җылы көннәр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар. Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак. 5 октябрьдә алмашынучан...
-
Минималь хезмәт хакы күләме артачак
Тиздән Дәүләт Думасы Россиядә минималь хезмәт хакы турындагы закон проектын караячак. 2018 елның 1 гыйнварыннан ул 21,7 % ка артырга тиеш. Ягъни яңа закон поектында каралганча 9 мең 489 сум булырга тиеш. Шулай итеп ул яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итәчәк. http://shahrichalli.ru/
-
Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен кызыклы чара үтте (фотолар)
Терроризмга каршы куркынычсызлык айлыгы кысаларында шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен чара узды, дип хәбәр итәләр музейдан. Ул көнне кунакка 5нче мәктәпнең 1 "А" сыйныфы укучылары килә. Аларга музей хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр вакытында, мәсәлән, җәмәгать урынында бомба шартлау, кешеләрне урлау, заложникка алу кебек очраклар килеп чыкканда үзеңне ничек...
-
Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык
1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да. "Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль...
-
Яңалыклар
-
Лениногорскида бу атнада да ярминкә булачак
7 октябрьдә кабат ярминкә була, бу юлы ул үзәк мәйданда узачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар ит-сөт, ярма, яшелчә, бал һәм башка продуктлар алып киләчәк. Концерт та оештырылачак. Сәгать 8 дә башлана.
-
Россиялеләрнең йокысы туймау сәбәпләре ачыкланган
НАФИ аналитик үзәге, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларын кулланып, эшләүчеләрдән сораштыру үткәргән һәм йокы туймауның сәбәбен телевизор тапшырулары карау белән артык мавыгуда тапканнар. Шулай ук еш кына йокы туймау сәбәбе дип компьютер уеннары һәм китап уку да аталган. Әлеге сәбәпләрне сораштырылучыларның 37 проценты китергән. Тагын 30 проценты нормадан тыш эш,...
-
Татарстанда 88 яшьлек әби, простынядан бау ясап, өченче каттан төшкәндә һәлак була [фото]
Минзәләнең Изыскательләр урамында 88 яшьлек әбинең гәүдәсе табыла. Пенсионер карчык янында урын-җирләреннән ясалган бау һәм зур суммада акча була. Моның турында «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә. Беренче мәгълүматлар буенча, пенсионер ял көннәрендә танышына кунакка килә. Йорт хуҗасы кибеткә чыгып киткәндә, карчык ишекне тыштан бикләргә сорый. Моны ул ишек кыңгыравын ишетмәячәге...
-
13 яшьлек укучыны бер хатын кыйнаган
Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, укучы ашыгып йортына юнәлгән. Кайтып җитәргә санаулы минутлар гына калгач, каршысына ярсыган хатын килеп чыккан һәм әллә нинди мәсхәрәләү сүзләре юллап аңа йодрык белән ташланган. Җавап кайтара алмаган укучыны аягыннан яздырганнан соң ул җинаять урыныннан качкан. Нәтиҗәдә, зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта акылдан язган...
-
Лениногорскида Өлкәннәр көне уңаеннан концерт узды (ФОТОлар)
Кичә Мәдәният сараенда халыкара Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт узды. Шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов җыелган олы яшьтәге апа-абыйларга рәхмәтен белдереп, җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде.
-
Лениногорскида һава торышы нинди булачак
Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез республиканың көнчыгышында урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +4..+9˚ градус.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Көннәрегез уңышлы булсын, юлларыгыз имин, күңелләрегез күтәренке булсын!