Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләрнең йокысы туймау сәбәпләре ачыкланган

НАФИ аналитик үзәге, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларын кулланып, эшләүчеләрдән сораштыру үткәргән һәм йокы туймауның сәбәбен телевизор тапшырулары карау белән артык мавыгуда тапканнар. Шулай ук еш кына йокы туймау сәбәбе дип компьютер уеннары һәм китап уку да аталган. Әлеге сәбәпләрне сораштырылучыларның 37 проценты китергән. Тагын 30 проценты нормадан тыш эш,...

НАФИ аналитик үзәге, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларын кулланып, эшләүчеләрдән сораштыру үткәргән һәм йокы туймауның сәбәбен телевизор тапшырулары карау белән артык мавыгуда тапканнар.

Шулай ук еш кына йокы туймау сәбәбе дип компьютер уеннары һәм китап уку да аталган. Әлеге сәбәпләрне сораштырылучыларның 37 проценты китергән.

Тагын 30 проценты нормадан тыш эш, ә 23 проценты "яшь арта бару һәм сәламәтлек белән проблемаларда" дип күрсәткән.

Шулай ук россиялеләргә читтән кергән тавыш, ире йә хатынының гырлавы йокы туймау сәбәбе булып тора.

Белгечләр аңлатуынча, аеруча хәрбиләр һәм квалификацияле белгечләрнең йокылары сирәк туя. Күбрәк үз эшләре булган гражданнар, эшчеләр һәм зур түрәләр тыныч йоклый.

http://tatar-inform.tatar

Уртача алганда, эшләүче россиялеләрнең атнага 3,7 эш көне күләмендә йокылары туймый (узган ел да шулай булган). Россиядә эш бирүчеләр тарафыннан йокысы туймаган хезмәткәрләренең нәтиҗәсез эше өчен аена 190 миллиард сум акча түләнүе исәпләп чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев