Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, җылы көннәр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар. Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак. 5 октябрьдә алмашынучан...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар.

Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак.

5 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем күзәтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә. Җилнең көчәю ихтималы да бар, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә - +3..-2, көндез +7..+12 градус булачак.

6 октябрьдә болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең көндез секундына 23 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - +1..6, көндез +7..+12 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев