Заман сулышы

Күрше районда кышны озаттылар (ФОТОЛАР)

Бүген Самара өлкәсенең Шентала район үзәгендә кышны озаттылар.

Март аена аяк бассак та, кыш үзенең хокукларын бирергә ашыкмый. Иртәдән бирле карлы буранын яудыра гына. Әмма шуңа да карамастан, Шентала районы халкы күркәм традиция буенча  кышны озату йоласын җиренә җиткереп башкарды: җырлады, биеде һәм коймак белән сыйланды.


Безнең шәһәрдә  исә кыш озатуга багышланган чара иртәгә узачак. Шәһәр һәм район халкын "Юбилейный" паркында  Май чабу бәйрәмендә көтеп калалар. Ул сәгать иртәнге сәгать  11дә башланачак.

                                                                                                        Зилә Мөдәррисова фотолары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: