Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карагай мәдәният йортында күңелле бәйрәм узды (Фотолар)

8 мартка багышланган матур чара безнең авылда да узды. Бәйрәмне "Җирдәге иң яхшы әниләр " презентациясен күрсәтүдән башлап җибәрдек. Балалар бик тырышып әзерләнделәр. Алар җырладылар , шигырьләр сөйләделәр, оста итеп биеделәр дә.

Әниләребез үзләре дә  бик  актив  булдылар. Хөрмәтле хатын- кызларыбызны, әбиләрне, кечкенә  кызларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Марат Мансур улы Зиганшин котлап, саулык, иминлек һәм бәхетләр теләде.

Ул бәйрәмдә  катнашкан балаларга күчтәнәчкә торт та  алып килгән иде. Бәйрәмне бергәләшеп  чәй табыны артында  дәвам иттек, аннары дискотека ясадык. Бәйрәмебез  бик күңелле һәм  матур узды. Рәхмәт әйтәм барлык  катнашкан балаларга, булдырдылар! Алар минем ышанычлы  терәкләрем, һәрвакыт ярдәм итәләр, дип язды безгә Карагайдан   клуб мөдире Екатерина Әхмәтова. Фотолар да салды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев