Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ХАҖГА АТ БЕЛӘН

Башкортстаннан ике кеше – Иглин районыннан фермер Хәсән Идиатуллин һәм Кушнаренкодан Марсель Әхияретдинов Мәккәгә хаҗга атка атланып киттеләр.

Мосафирлар сәфәргә 30 мартта Татарстанның Болгар шәһәреннән кузгалды. Сызрань шәһәренә барып җиткәч  төшергән видеоларында Хәсән Идиатуллин тагын 5 мең чакрым юл узасы калды дип белдергән.


–    Без 22 августка Мәккә шәһәренә барып җитәргә ниятлибез, - ди Марсель Әхияретдинов (мөселманнар арасында аның исеме Рәсүл). – Көненә без 40-50 чакрым юл үтәбез. Атларга авыр булмасын өчен күбрәк җәяү атлыйбыз. 


Хаҗга бару аларның күптәнге хыялы булган. Ата-бабаларыбыз элек гел җәяү, атлар белән йөргәннәр. “Безнең дә алар кичергән хисләрне кичерәсебез килде, - диләр алар. – Ни өчен быел? Болгар территориясендә ислам динен кабул итүгә быел 1025 ел була. “Ни өчен бу атлар белән? Чөнки алар үзгәрешсез килгән генетик мирас, безнең контингентның мустанглары. Алар да безнең тарихыбызның бер өлеше”.


Үзеңнең нәфесеңне җиңеп, дөньяга башка – чиста күзләр белән карау өчен дә алар бу эшкә алынган. “Баруы җиңел түгел, авыр, һәр шешә су безнең өчен кадерле. Дуслыкның кадерен белергә өйрәнәсең”, - диләр алар.
                                                                 Эльвира Әсәдуллина 

Чыганак:http://omet-rb.rbsmi.ru/news/kha-ga-at-bel-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев