Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры яңа премьера күрсәтәчәк

Р. Шиһап исемендәге татар халык театры шушы көннәрдә тагын бер яңа спектакль әзерләп бетергән. Ул - Наил Нуртдиновның "Дулаган атка-корыч йөгән" дигән спектакле.

Р. Шиһап исемендәге татар халык театры шушы көннәрдә тагын бер яңа спектакль әзерләп бетергән. Ул - Наил Нуртдиновның "Дулаган атка-корыч йөгән" дигән спектакле.



-Супер сатирик комедия ул, - ди театрның режиссеры Мәдинә Сафиуллина.

Ике пәрдәдән торучы спектакль Наил Нуртдинов әсәре буенча эшләнгән. Ул - безнең вышка монтажлау конторасында мастер булып эшләгән кеше. Шул чорда контора каршындагы клубта яшьләрне туплап, беренче спектакльне куя. Ягъни шәһәрдә театр оешуның башында торган кеше. Телестудиядә дә эшләгән ул, аннары Түбән Камага китеп, анда да әдәби түгәрәк оештырган, хәзер мәрхүм инде.

Яңа спектакльдә рольләрне биш артист: Рафис Сөләйманов, Флера Тәхауова, Лена һәм Салих Хәмәтҗановлар һәм Мәдинә апа Сафиуллина башкара.

Шәһәр Мәдәният сараенда 11 апрельдә булачак, 18.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев