Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәдән кар һәм боз катламнары төшү куркынычы бар!

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары! Кар күп яву һәм температура арту сәбәпле, йорт түбәләреннән кар һәм боз катламнарын төшү куркынычы булуы турында кисәтәбез.

Сак булыгыз һәм мөмкин булса биналарга якын килмәгез. Биналардан чыккан вакытта түбәләрдә кар массалары, боз кисәкләре һәм боз сөңгеләре җыелуга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.

Автомобильләрне биналар һәм корылмалар янында калдырмагыз. Боз сөңгеләре ешрак водостоклар өстендә хасил була, шуңа күрә бу урыннар аеруча куркыныч була. Аларны читләтеп үтәргә кирәк.

Йорт түбәсендә боз сөңгеләре һәм кар өеме булганда, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Лениногорск мэриясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев