20 октябрь 2020 яңалыклары
-
8 яшьлек балага 30 миллион сумлык машина?!
Артист сүзләренә караганда, Мартин автомобиль маркаларын ике елдан ук аера башлаган. Ә менә җырчының кызы Алла-Виктория машиналарга битараф: "аңа күбрәк атларда йөрү ошый", - дип шаяртты Киркоров.
-
Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 меңгә кадәр арткан
Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
-
Нурлатта журналистларга һәйкәл куярга ниятлиләр
Нурлат шәһәрендә журналистлар хөрмәтенә һәйкәл куярга ниятлиләр. «Нурлат-информ» басмасы җитәкчесе Резеда Гиняева шундый инициатива белән чыккан, аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да хуплаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
-
Лениногорскида тагын бер очрак: коронавирус йоктыручылар арта
20 октябрьгә Татарстанда коронавируусның 43 яңа очрагы теркәлгән. Бер очрак Лениногорскида.
-
Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйтте
Яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган. Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады.
-
Көнбагыш маеның бәясе кискен арткан
Россиядә бер атна эчендә көнбагыш маеның бер тоннасы 74 175 сумга кадәр артты, әле күптән генә аның тоннасы 71 мең сум тәшкил итә иде. Бу хакта ТАСС агентлыгы аграр базарны өйрәнә торган «Совэкон» компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.
-
Лениногорскилы саунага килеп, телефон урлап киткән
Лениногорскидагы сауналарның берсендә ир-ат телефон урлый. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр итә.
-
Шөгер балалары сугыш батырлыклары, хатын-кыз Геройлар турында белделәр
Шөгер мәдәният йортында “Сугыш хатын-кыз йөзе түгел” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, китап һәм фотоматериаллар күргәзмәсе оештырылды.
-
Милек өчен салымны түләп бетерергә вакыт аз кала
1 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү вакыты төгәлләнә. Шуңа кадәр кадәр транспорт салымы, физик затлар милкенә салым һәм җир салымы да түләнеп бетәргә тиеш.
-
Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады
Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза.
-
Ташландык бакчадан җыеп алынган җиләк-җимеш хәләлме?
Шәһәр янында кешеләр карамый торган бакчалар бар. Без шуннан җиләк-җимеш җыябыз. Өйләре үтелеп беткән инде, кычытканнар баскан. Кирәк кеше бакчасын койма белән әйләндереп алган. Тик менә без кеше бачасыннан җыйган ризык хәләлме соң?