Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көнбагыш маеның бәясе кискен арткан

Россиядә бер атна эчендә көнбагыш маеның бер тоннасы 74 175 сумга кадәр артты, әле күптән генә аның тоннасы 71 мең сум тәшкил итә иде. Бу хакта ТАСС агентлыгы аграр базарны өйрәнә торган «Совэкон» компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

 

«Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кисәк күтәрелде. Уртача котировкалар бер тоннасы 74 175 сум күләмендәге яңа рекордка кадәр 6,6 процентта ныгыды (EXW Россиянең Европа өлеше, өстәмә кыйммәткә салымнан)», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук көнбагыш бәясе дә 4,66 процентка (бер тоннасы 30,875 мең сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, атнаның беренче яртысында дөньяда май комплексы актив үсү фонында майга экспорт бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә котировкалар арткан.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/20-10-2020/uzgan-atnada-k-nbagysh-maeny-b-yase-kisken-artty-5779913

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X