Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйтте

Яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган. Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады.

Бу турыда ул «Ялкын» журналы өчен экскурсия үткәргәндә сөйләде.

Китап алырга теләгән кешегә китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Китап түләүсез файдалануга ике атнага гына бирелә. Әгәр ул вакыт чыкса, түләүле файдалану башлана, китапханә хезмәткәрләре укучыга шалтыратып кисәтү ясый. «Китапханәгә кергәндә игътибар итегез: ишек катында тәүлек буе эшләүче терминал бар — димәк, китапханә ябык булса да, хәтта төн уртасында да, син шул терминалда китабыңны калдырып китә аласың. Әгәр дә китап кайтаруны озакка сузасың икән, сиңа „китап коллекторлары“ шалтырата. Бу бөтен дөньяда кабул ителгән тәртип, бездә дә шулай булачак», — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Экскурсиядә ул милли китапханәнең һәрбер зонасын күрсәтеп чыкты һәм бирегә уку билеты белән дә, билетсыз да килеп булганын искәртте.

Китапханәдәге махсус зоналар, музыкаль бүлек, Мoñ театраль мәйданчыгы, каһвәханә, фотолар өчен инсталляция турында тулырак «Ялкын» журналы өчен уздырылган экскурсия видеоязмасыннан карап була. 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-10-2020/t-bris-yarullin-milli-kitaphan-d-kitap-kollektorlary-eshl-yach-gen-ytte-5779943

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X