Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нурлатта журналистларга һәйкәл куярга ниятлиләр

Нурлат шәһәрендә журналистлар хөрмәтенә һәйкәл куярга ниятлиләр. «Нурлат-информ» басмасы җитәкчесе Резеда Гиняева шундый инициатива белән чыккан, аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да хуплаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

 

«Хәзерге вакытта стеланың эскизын әзерләү эше бара. Бу эштә Нурлатта яшәүче һәркем катнаша ала», - дип искәртә «Нурлат-информ».

Һәйкәлне Сәлимҗанов урамындагы скверда урнаштырырга ниятлиләр. Стела район гаммәви мәгълүмат чаралары юбилеена бүләк булачак. 2020 һәм 2021 елларда Нурлат телевидениесе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә «Дуслык» газетасы чыга башлаганга 90 ел тула.

Нурлат халкы һәйкәл эскизына бәйле идеяләре белән «Нурлат-информ»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә, redak@list.ru электрон почтасы яки 2-40-28 һәм 2-36-13 телефоннары буенча уртаклаша ала.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-10-2020/nurlatta-zhurnalistlarga-yk-l-kuyarga-niyatlil-r-5779893

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев