Заман сулышы

30 декабрь 2011 яңалыклары

  • 30 декабрь 2011 - 10:19
    Мәзәкләр
    Гыйнварның беренче көннәрендә бер ир кибеткә керә. - Хатынга бүләк кирәк иде... Әнә тегесен... Юк. Андый кирәкми... Ә, әнә тегесе? Ай, бик кыйммәт икән... Ә менә монысы? Юк, монысы бик арзан булыр... - Әгәр сез минем хатын булсагыз нинди бүләк сорар идегез? - Яңа ир! Урам эте чыршы төбенә килеп...
    318
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:18
    Грек-рим көрәше
    Октябрьский шәһәрендә СССРның спорт мастеры, грек-рим көрәшенә нигез салучы В.Ухорский призына грек-рим көрәше буенча Ачык республика турниры узды. Ярышта Татарстан һәм Башкортстанның унлап шәһәреннән көрәшчеләр катнашты. 74 килограммлы үлчәү авырлыгында Лениногорск шәһәреннән III урынны Россия спорт мастеры Руслан Лущиков, 76 килограммлы үлчәү авырлыгында III урынны Раушан Яфасов алды.
    253
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:18
    Дусларча очрашу
    Шушы көннәрдә Туктар-Урдаласы авылына Куакбаш авылыннан кунаклар килде. Ике авылның яшьләреннән оешкан хоккей командалары арасында боз өстендә дусларча очрашу узды. Аны чыгышы белән Куакбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Мәгариф идарәсендә эшләүче Марс Хәсәнов белән Урдалы мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Марат Җиһаншин оештырды.
    231
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:17
    “Сак бул, җәяүле!”
    20-29 декабрь аралыгында шәһәрдә "Сак бул, җәяүле!" акциясе үтте. Юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе "Яшь гвардиячеләр"еннән эшче төркем оештырылды. Алар Куйбышев, Ленинград, Ленин, Шашин урамнары чатында җәяүлеләрне күзәтте. Шушы вакыт аралыгында 5 рейд үткәрелеп, барлык юл кагыйдәләрен бозу очраклары Дәүләт автоинспекциясенә җибәрелде. 27 декабрьдә әлеге акция...
    256
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:16
    Бүләккә – чәй
    "Заман сулышы"на язылуны соңгы көнгә калдыручылар арасында редакциядә аерым приз уйнаттык. Атна дәвамында газетка 10 кеше язылып, квитанция номерларын хәбәр итте. Бәхетле өчлектә - Лениногорскидан Рәмзия Габделхакова, Энҗе Мусина һәм Түбән Чыршылыдан Фиалка Насыйбуллина. Сезнең хуш исле, тәмле чәй артыннан килүегезне көтеп калабыз.
    251
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:15
    Балалар өчен тамаша
    Балалар иҗат йорты бу көннәрдә Яңа ел тамашалары үткәрә. "Серле төргәкне эзләү маҗаралары" дип исемләнгән бәйрәмгә төрле мәктәпләрдән укучылар һәм оешма-предприятиедә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары килеп, күңел ачкан. Тамашага әкият геройлары - Пират, итек кигән Песи, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы килгән. Иҗат йортының хезмәткәрләре сюжетын үзләре уйлап, үзләре рольләрдә...
    351
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:14
    Газ шаярганны яратмый
    "Лениногорскгаз" идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә борчылып бер хатын-кыз шалтыратты. Ул үзен начар хис итүе, "ашыгыч ярдәм" чакыртуын, газ приборлары белән нәрсәдер тәртиптә түгеллеген дә әйтте. Авария машинасы санаулы минутлар эчендә Шашин урамы, 33 нче йорт янына ашыкты. Шул ук вакытта "ашыгыч ярдәм" машинасы да килде. Ә эш менә нәрсәдә: ремонт вакытында...
    184
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 10:12
    2011 елның истәлекле вакыйгалары
    Гыйнвар - "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, Тукай урамы, 32 нче "А" йортта фатирлар тапшырылды. Апрель - Габдулла Тукай елын ачу тантанасы узды. Май - Эш визиты белән Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев булып китте. - Районга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Июнь - Реконструкция эшләреннән...
    232
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:57
    Аждаһа елы ни вәгъдә итә?
    Кучкар (21.03-20.04) Мирас калдыру яки алу кебек мәсьәләләрне хәл итү, сәясәт белән шөгыльләнү өчен уңайлы ел. Салымга кагылышлы күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Яңа эшкә урнашу өчен кулай вакыт (гәрчә моның өчен укып алырга яки квалификациягезне күтәрергә кирәк булса да). Эш ачу мәсьәләсенә килгәндә, бары тик үз акчагызга гына нәрсәнедер хәл...
    270
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:49
    Чисный булырга кирәк
    Автобуска билетсыз утырдым. Шофер үземне бик ачык чырай белән каршы алды, кесәсеннән тәгәрмәч билет чыгарды да, юан бармаклары белән саный-саный, миңа дилбегә буе билет сузды: - Мә, чатка хәтле диярсең. Дурак түгел, аңладым. Тикшерүчеләргә шулай әйтергә тиеш инде, значит. Акчаны, югыйсә, шәһәргә кадәр түләдем. Бераз баргач, туктадык. Тикшерүче керде. Күзләре...
    324
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:47
    Яңа ел
    Барыбыз да, зур бәйрәм дип, Яңа елны көтәбез. Ак бәхетләр килер төсле, Шулай өмет итәбез. Ак бәхетләр килер өчен Тату яшәргә кирәк. Намусыбыз чиста булса, Шул булыр безгә терәк. Бәхет килер өчен башта, Тырышып эшләргә кирәк. Тапкан малың хәләл булса, Шатлыклар килер күбрәк. Күп дәүләтнең кадере булмый, Әзе бәрәкәтлерәк. Күңелең...
    361
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:46
    Яңа өмет белән!
    Иске елны озатып кайтып киләм, Әйтер сүз дә бәлки, искедер. Шул иске ел, менә искә төшеп, Төшебезгә әле еш керер. Искә төшәр әле, унике ай Узды безнең йөрәк аркылы. Тарих битләренә битен куйды, Гомерләрнең тагын бер елы. Ә яңасы - ак кар өсләрендә Ак биләүдә килеш туган ул. Күзне чагылдырып...
    473
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:45
    Теләкләр
    Төкле аяк белән килче, зинһар, Көтеп алган газиз Яңа ел! Сәер бит ул кеше табигате, Зур өметләр белән яна гел. Алып килсәң иде кешеләргә, Тормышка һәм эшкә мәхәббәт. Хезмәт китерә җиргә чиксез муллык, Якты көннәр, олы сәгадәт. Хезмәткә син торгыз шундый һәйкәл: Мең гасырлар сынау үтәрлек. Биеклеген түгел, бөеклеген күреп,...
    199
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:43
    Киләчәк булсын бәхетле
    Хыял белән яшьлегемә кайтам, Яшьлегем - бер гүзәл гөлчәчәк. Ходай язган, тик ул гына белә, Ничек килә безгә киләчәк. Аның була якты кояш чыгып, Чәчәк атып торган көннәре. Йә булмаса, салкын җилләр исеп, Кара болыт каплый йөзләрне. Андый шомлы көннәр теләмим мин, Киләчәк күңелсез булмасын! Кешеләргә бәхет-шатлык телик, Бар халык...
    204
    0
    0
  • 30 декабрь 2011 - 09:31
    Хөрмәтле лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар!
    Менә үзенең мактаулы эшләр эстафетасын Яңа - 2012 елга тапшырып, 2011 ел тарихка кереп бара. Ул күп кенә искиткеч вакыйгалардан, шул ук вакытта көндәлек хәл ителмәгән проблемалар һәм мәшәкатьләрдән үрелгән иде. Узган ел - киеренке хезмәт һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Шунлыктан без бүген районыбызның яңара баруын күрәбез:...
    246
    0
    0
Реклама