Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Чисный булырга кирәк

Автобуска билетсыз утырдым. Шофер үземне бик ачык чырай белән каршы алды, кесәсеннән тәгәрмәч билет чыгарды да, юан бармаклары белән саный-саный, миңа дилбегә буе билет сузды: - Мә, чатка хәтле диярсең. Дурак түгел, аңладым. Тикшерүчеләргә шулай әйтергә тиеш инде, значит. Акчаны, югыйсә, шәһәргә кадәр түләдем. Бераз баргач, туктадык. Тикшерүче керде. Күзләре...

Автобуска билетсыз утырдым. Шофер үземне бик ачык чырай белән каршы алды, кесәсеннән тәгәрмәч билет чыгарды да, юан бармаклары белән саный-саный, миңа дилбегә буе билет сузды:
- Мә, чатка хәтле диярсең.
Дурак түгел, аңладым. Тикшерүчеләргә шулай әйтергә тиеш инде, значит. Акчаны, югыйсә, шәһәргә кадәр түләдем.
Бераз баргач, туктадык. Тикшерүче керде. Күзләре ауга чыккан этнеке сыман ялтырый. Автобус тулы «куян» диярсең. Чират миңа җитте.
- Әнә, - мәйтәм, - минекеләр. Пажалыста.
Кулына алды дилбегә буе билетны. И саный, и саный. Үз башы гына җитмәде, шофердан сорый:
- Әй, карале, синең бу биш тиенлек билетларың хәзер ничә тиенлек соң?
- Ничә булсын инде, 50 тиенлек, - ди шофер, бу якка борылып карамыйча.
Тикшерүче тагын саный-саный миннән сорый:
- Кая хәтле барасың?
- Чатка хәтле.
- Кайсы чатка?
- Нигә, - мәйтәм, - чатлар шулхәтле күпмени сездә?
Кипкән балык шикелле бетәшкән ябык хатынның, стакан төбе хәтле кечкенә чыраенда аптырау галәмәте чагылды. Үзе дә белми бит ничә чат бар икәнен.
- Чатлар күп, кайсына төшәсең? - ди бу. Мин дә махы бирмим:
- Кайсына хәтле түләгән, шунда төшәрмен.
- Ә кайсына хәтле түләгән соң?
- Кайсына кирәк, шунысына хәтле.
Бичара, тырыша-тырыша, тагын бер кат билетларны санап чыкты, биш тиенне иллегә әйләндерде, тапкырлады, бүлде, тәмам гаҗиз булды.
- Синең билетың бернинди чатка да туры килми. Унбиш чакрым баргач, төшеп калырсың... - диде.
- Ярар, - дидем. - Хохол әйтмешли, а ту как же? Юл уртасында басып калыр өчен утырдым, шту ли.
Киттек дәлше. Шофер мине янына чакырып алды да:
- Шәһәргә җитәрәк тагын бер тикшерү була, Драхманкол авылында утырдым, диярсең.
Ярар, мәйтәм, син дигәнчә булыр. Юл буе шул авыл исемен кабатлап бардым. Шоферның сүзе рас булды. Туктаттылар. Тикшерүчеләр килеп керде.
- Кайда утырдыгыз? - диде.
- Драхманколда утырдым.
Шуның белән вәссәлам, бетте-китте буласы иде. Юк бит, бер имгәге табылды:
- Юк, - ди, - алдый ул. Драхманколда ул түгел, мин утырдым, - ди.
Кәҗә бәтиенеке кебек чәрелдек тавыш. Борылып карадым мин моңа, утыргыч артыннан пеләш башы белән ике күз ялтырый. Нәфрәтле карашын миңа төбәгән. Психбулнистан качкан диярсең. Мондыйлар белән сак булырга кирәк.
- Әйе, - дим тыныч кына. - Драхманколда без синең белән икәү утырдык бит инде. Мин әле сиңа керергә дә булыштым. Автобус баскычына буең җитмәде бит, - дим.
- Алдашма, брат, алдашма. Драхманколда синең кебек биссувисныйлар юк. Безнең халык чисный, - ди бу, пеләш башын утыргыч артыннан тагын да калкыта төшеп.
- Ярар инде, - мәйтәм, - абзый, синең ни эшең бар миндә? Драхманколда утыргач, нәрсә дим соң инде тагын? Тикшерүче иптәшләрне тоткарламыйк.
- Юу-ук инде. Син минем сүзне аста калдырма, брат. Драхманколдан икәнсең, әйтеп бир алайса, кибеттә кем эшли? Кем аракы сата?
- Мәрьям, - дим. Соң тагын кем диим? Башыма нинди исем килде, шуны әйттем инде.
- Ха-ха-ха! Тотылдыңмы, брат? Түгел шул менә. Драхманкол кешесе түгел син. Спурлашма да.
- Соң, мин кунакка гына кайткан бит. Шул арада ничек белеп өлгерим? - дигән булдым.
Пеләш баш урыныннан ук кузгалды, каршыма килеп басты.
- Шулаймыни? Син безнең авыл кунагымыни? - Кызганнан-кыза бара бу. Кечкенә күзләре машина фарасы кебек яна, ут чәчә, малай.
- Габдуллаларга килгән идем, - дим.
- Никакуй Габдулла исемле кеше юк бездә, брат. Алдашма. Син Драхманколда утырмадың, и всю! Чисный булырга кирәк! Йөзек кашы кебек асыл, чибәр кызны алдап торасың тагын. Аларның эшләре болай да авыр, нервынный.
Илле-илле биш яшьләрендәге «асыл чибәр кызның» йөзләре балкып китте чистый. Билет тикшерүчене әйтәм, авызы ерылды. Ямьсез булса да, йомшак күңелле икән үзе:
- И, ярар инде. Настроениегызны бозмыйм. Хәерле юл сезгә, - дип елмайды да чыгып китте.
Шәһәргә килеп җиткәч, теге пеләш башлы лилипутны якасыннан алдым:
- Ну, - мәйтәм, - көзге черки, канымны суырдың бүген! Сиңа какуе дело, Драхманколда утырдыммы, башка җирдәме. Телеңне тешләп утырсаң ни була!
- Дурак син, бигрәк наивный бәндә икәнсең. Минем дә ул Драхманколга аяк та басканым юк, - ди.
Шаккаттым, валлаһи!
- Соң, алайса ник баш катырдың?
- Билетым юк иде минем. Гел шулай ыгы-зыгы куптарам да, тикшерүдән котылып калам. Гомеремдә түләп йөргәнем юк. Җаен белсәң, акчасыз да яшәп була бу дөньяда!
Пеләш баш, тешсез авызын ерып, китеп барды. Ә мин - дилбегә буе билетымны ачу белән җиргә бәрдем. Минем аркада ике кеше акча эшләде үзенә. Иту файда. Димәк, минем кебек ачык авызлар да кирәк икән бу дөньяга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев