Заман сулышы

Теләкләр

Төкле аяк белән килче, зинһар, Көтеп алган газиз Яңа ел! Сәер бит ул кеше табигате, Зур өметләр белән яна гел. Алып килсәң иде кешеләргә, Тормышка һәм эшкә мәхәббәт. Хезмәт китерә җиргә чиксез муллык, Якты көннәр, олы сәгадәт. Хезмәткә син торгыз шундый һәйкәл: Мең гасырлар сынау үтәрлек. Биеклеген түгел, бөеклеген күреп,...

Төкле аяк белән килче, зинһар,
Көтеп алган газиз Яңа ел!
Сәер бит ул кеше табигате,
Зур өметләр белән яна гел.
Алып килсәң иде кешеләргә,
Тормышка һәм эшкә мәхәббәт.
Хезмәт китерә җиргә чиксез муллык,
Якты көннәр, олы сәгадәт.
Хезмәткә син торгыз шундый һәйкәл:
Мең гасырлар сынау үтәрлек.
Биеклеген түгел, бөеклеген күреп,
Һәр бәндәгә иман сеңәрлек.
Мәгърифәткә кайнар мәхәббәт сал,
Һәр көн тусын фәнни ачыштан.
Мизгелләрнең кадерен тойсын яшьләр,
Туйды халык буш сүз талкыштан.
Әдәп, намус китер җир өстенә
Пот-аллага әйләнмәсен акча.
Ил түренә менсә хак иманлы,
Шөбһә юктыр, үлмәс халкым ачка.
Кайтар безгә камил татар телен,
Минем халкым бүген телсез бит.
Телен сөйгәннәрнең - иле мәгърур,
Туган телсез - туган илсез бит.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: