Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яңа ел

Барыбыз да, зур бәйрәм дип, Яңа елны көтәбез. Ак бәхетләр килер төсле, Шулай өмет итәбез. Ак бәхетләр килер өчен Тату яшәргә кирәк. Намусыбыз чиста булса, Шул булыр безгә терәк. Бәхет килер өчен башта, Тырышып эшләргә кирәк. Тапкан малың хәләл булса, Шатлыклар килер күбрәк. Күп дәүләтнең кадере булмый, Әзе бәрәкәтлерәк. Күңелең...

Барыбыз да, зур бәйрәм дип,
Яңа елны көтәбез.
Ак бәхетләр килер төсле,
Шулай өмет итәбез.
Ак бәхетләр килер өчен
Тату яшәргә кирәк.
Намусыбыз чиста булса,
Шул булыр безгә терәк.
Бәхет килер өчен башта,
Тырышып эшләргә кирәк.
Тапкан малың хәләл булса,
Шатлыклар килер күбрәк.
Күп дәүләтнең кадере булмый,
Әзе бәрәкәтлерәк.
Күңелең дә тыныч була.
Җанга нәзакәтлерәк.
Исән-имин, тату яшик,
Бердәмлектә бәрәкәт,
Илләр, көннәр тыныч булсын,
Һич килмәсен һәлакәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев