Заман сулышы

12 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 12 гыйнвар 2012 - 11:55
    Сөт кайчан булыр?
    Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 11 гыйнварында бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 11 гыйнвардагы гомуми сөт күләме (килограммнарда) "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 14,8 14,1 2218 "Сатурн-Урал" җәмгыяте 11,9 11,3 1956 "Чулпан" 11,8 11,6 2123 "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте...
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:46
    Яңа ел блицмарафоны
    2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча унөченче яңа ел блицмарафоны үтте. Казан, Зәй, Җәлил, Әлмәт, Бөгелмә уенчылары белән беррәттән, лениногорскилылар да катнашты. 8 сәгать дәвамында 41 уенчы үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, Владимир Шуваткин, 0,5 очкога калышып, II урынны алды. Призлы "алтылык"ка Николай Мукаев (V урын) һәм Марсель...
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:45
    Җиңүчеләргә – бүләк
    Шәһәр шахмат клубында, Россия нефть промышленносте ветераны, журналист Вилен Фәйзи улы Тютеев, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, шәһәр ветераннары һәм инвалидлар өчен шашка-шахмат турниры үткәрә. Турнир 20 гыйнварда узачак. Җиңүчеләр февраль ае башында бүләкләнәчәк. Призлар 500 сумнан алып 1 меңгә кадәр.
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:44
    Файдалы каникул
    Кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагерьларында 1 мең 48 бала ял итте. Сәламәтләндерү кампанияләренең төп максаты - мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгыту иде. Шуңа да смена дәвамында балалар витаминлы азык-төлек белән тукланды, көн саен иртәнге гимнастика ясады, "Күңелле стартлар" кебек спорт чаралары үткәрде, саф һавада эстафеталар оештырды, хәрәкәтчән уеннар уйнады.
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:43
    Рәссам белән очрашу
    Кышкы каникул вакытында Балалар йорты китапханәсендә күренекле рәссам Мөдәррис Минһаҗев белән очрашу булды. Ул "Без тарихта эзлебез" дигән картиналары тарихы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Очрашу Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бик ошады, ахырдан бергәләп фотога төштеләр.
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:42
    Капитал 400 меңгә якынлаша
    Быел ана капиталы күләме 6 процентка үсеп, 387 мең 640 сум 30 тиен (аннан әле файдаланырга өлгермәгәннәр өчен) тәшкил итә. Ә инде капиталның бер өлешен инде эшкә җиккән сертификат хуҗалары өчен калган сумма күләме инфляциянең үсеш темпларыннан чыгып хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте....
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:41
    Безнең фермерны – Мәскәүгә чакырганнар
    Мәскәүдә РФ Хөкүмәт башлыгы беренче урынбасары Виктор Зубков җитәкчелегендә гаилә фермаларына кагылышлы «түгәрәк өстәл» узды. 18 регион арасында Татарстаннан да бер вәкил бар иде, ул - Яңа Елхово авылыннан фермер Фәнзәт Хәбибуллин. Эшлекле очрашу Хөкүмәт йортында үткән. Хәзергесе көндә актуаль булган гаилә фермаларын арттыру, аларга булышлык күрсәтү мәсьәләләре хакында сөйләшү...
  • 12 гыйнвар 2012 - 11:26
    Эш һәм ялны бергә бәйләп
    Авыл хуҗалыгы тармагында елның һәр фасылында эш җитәрлек. Менә әле Яңа ел каникуллары вакытында да авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залына хуҗалыкларның баш бухгалтерлары, баш икътисадчылар, идарә белгечләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре киңәшмәгә җыелды. Аның беренче өлеше күңелле мизгелдән башланып китте. "Чулпан" җәмгыятенең (Яңа Чыршылы) баш бухгалтеры Мөхтәрәмә Вахитованы 60 яшьлек юбилее...
  • 12 гыйнвар 2012 - 06:28
    Сезнең өчен куанам
    "Заман сулышы" газетын күп еллардан бирле алдырабыз. "Ильич васыятьләре" заманыннан таныш аның белән. Исәпләп карасаң, ярты гасыр безнең янәшәдә ул. Хәзерге "Заман сулышы"н элеккеге еллар белән чагыштырам да, шатланып куям: эчтәлеге дә, бизәлеше дә яхшы якка үзгәрде бит. Ә язмаларның төрлелегенә килгәндә, бары уңай фикердә. Телевидение программасын шуннан гына карыйбыз....
Реклама