Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сезнең өчен куанам

"Заман сулышы" газетын күп еллардан бирле алдырабыз. "Ильич васыятьләре" заманыннан таныш аның белән. Исәпләп карасаң, ярты гасыр безнең янәшәдә ул. Хәзерге "Заман сулышы"н элеккеге еллар белән чагыштырам да, шатланып куям: эчтәлеге дә, бизәлеше дә яхшы якка үзгәрде бит. Ә язмаларның төрлелегенә килгәндә, бары уңай фикердә. Телевидение программасын шуннан гына карыйбыз....

"Заман сулышы" газетын күп еллардан бирле алдырабыз. "Ильич васыятьләре" заманыннан таныш аның белән. Исәпләп карасаң, ярты гасыр безнең янәшәдә ул. Хәзерге "Заман сулышы"н элеккеге еллар белән чагыштырам да, шатланып куям: эчтәлеге дә, бизәлеше дә яхшы якка үзгәрде бит. Ә язмаларның төрлелегенә килгәндә, бары уңай фикердә. Телевидение программасын шуннан гына карыйбыз. Авыллар тормышы турында беләсең килә икән, газетны ач та - укы. Республика хәлләре белән дә шуннан танышабыз. Корреспондентлар мәкаләне матур итеп яза белә. Т.Шәмсуаровның язамалары искиткеч, бик яратып укыйм. Авылдагы туганнарның балалары хоккей уйнавын яисә спорт ярышларында катнашуларын газет аша укып беләм. Алар шалтыратып: "Апа, без бит шунда, тегендә бардык", дисәләр, "Беләм, иркәм, газетта укыдым инде", дип шатланышып алабыз. Редакция белән янәшә торгач, монда кереп, газетны үз кулыма алуыма да куанам. "Заман сулышы"на уңышлар, әйбәт-әйбәт мәкаләләр басылуын телисем килә.
Редакциядән: Кафия апа редакция тирәсендә генә яши. "Заман сулышы"н атнага ике тапкыр үзе килеп ала. Якын-тирәдә яшәүчеләргә киләчәктә газетка Кафия апа кебек, ягъни альтернатив язылу турында уйларга тәкъдим итәбез. Беренчедән, почта хезмәтләре кермәгәч арзанрак - 170 сум гына, икенчедән, чыгып һавада йөреп керергә бер сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X