Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Капитал 400 меңгә якынлаша

Быел ана капиталы күләме 6 процентка үсеп, 387 мең 640 сум 30 тиен (аннан әле файдаланырга өлгермәгәннәр өчен) тәшкил итә. Ә инде капиталның бер өлешен инде эшкә җиккән сертификат хуҗалары өчен калган сумма күләме инфляциянең үсеш темпларыннан чыгып хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте....

Быел ана капиталы күләме 6 процентка үсеп, 387 мең 640 сум 30 тиен (аннан әле файдаланырга өлгермәгәннәр өчен) тәшкил итә. Ә инде капиталның бер өлешен инде эшкә җиккән сертификат хуҗалары өчен калган сумма күләме инфляциянең үсеш темпларыннан чыгып хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. Татарстанда федераль законның дүрт ел гамәлдә булуы чорында барлыгы 95 меңнән артыграк сертификат бирелгән. 2012 елның башында юбилей сертификаты - 100 меңенче сертификат тапшырылачак.
Гаилә әлеге средстволарны закон нигезендә бала туганнан соң яки баланы уллыкка (кызлыкка) алганнан соң, өч ел узгач эшкә җигә ала. Ә инде торак сатып алу яки төзүгә кредитлар түләү өчен ана капиталыннан балага өч яше тулганчы ук файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X