Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сөт кайчан булыр?

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 11 гыйнварында бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 11 гыйнвардагы гомуми сөт күләме (килограммнарда) "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 14,8 14,1 2218 "Сатурн-Урал" җәмгыяте 11,9 11,3 1956 "Чулпан" 11,8 11,6 2123 "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте...

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 11 гыйнварында бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 11 гыйнвардагы гомуми сөт күләме (килограммнарда)

"Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 14,8 14,1 2218
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 11,9 11,3 1956
"Чулпан" 11,8 11,6 2123
"Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 11,1 7,8 17302
"Ленин" 10,9 9,0 3095
"Маркс" 10,4 9,3 3122
"Ганиев И.М" крестьян-фермерлык хуҗалыгы 10,4 - 835
"Зеленогорский" җитештерү комплексы 9,4 11,1 1590
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 7,9 6,1 3026
"Восходящая Заря" 7,0 6,5 1208
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 7,0 5,2 558
"Йолдыз" 6,2 5,4 1230
"Родник" 5,4 6,0 705
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бер сыердан савып алынган сөт күләменең, узган елдагы белән чагыштырганда, барлык хуҗалыкларда диярлек артуы күзәтелә. Димәк, алга китеш бар дигән сүз. "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы алдынгылыкны үз кулында тота. Ә җәмгыятьләр арасында беренче "өчлек"кә "Сатурн-Урал", "Чулпан", "Лениногорская"агрофирмасы" кергән. Артта баручы хуҗалыклар да юк түгел. Боларын таблицадан күрергә була.
Сөт җитештерүгә бәйле республика газетларының берсендә кызыклы гына мәкалә басылган иде. Шуннан бер өзек китерәсе килә: "Сөтнең кимүе корылыкка бәйле икәнен беркем дә инкарь итмәс. Тик узган җәй яңгырлы килде: билдән печән булды, шуның нәтиҗәсендә ике еллык азык хәстәре күрелде. Бәс, шулай икән өченче елгы корылыкның нинди катнашы бар монда? Эш шунда: әйбәт сыйфатлы азык белән кимендә 9 ай сыйлап торганнан соң гына сыерлар сөтләрен жәлләми башлый. Ә мондый шартлар республикабызда узган елның июнендә генә барлыкка килде. Сөтнең кайчан буласын шуннан исәпләп карагыз инде".
Ә монысын вакыт, киләчәк күрсәтер. Бу хәл киләчәккә өмет вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев