Заман сулышы

29 февраль 2012 яңалыклары

  • 29 февраль 2012 - 04:40
    Югары дәрәҗәдә үтте
    Сочида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия кубогы этабы үтте. Ул Сочида булачак Олимпия уеннарына трамплиннарны әзерләү максатыннан тест рәвешендә үтүче чаралар кысасында узды. Анда Лениногорскидан "очучы" җитез егетләребез, республиканың спорт мастерлары Андрей Ивановский һәм Артем Кащеев катнашты. Андрей - VIII урынны, ә Артем - IX урынны алды. Беренче трамплин рекордын...
  • 29 февраль 2012 - 04:38
    Фаҗигале шимбә
    Югары Чыршылы авылында бер-берсенә бик якын булган кешеләр арасында фаҗига килеп чыга. 16 яшьлек Иван белән 30 яшьлек Ирина ике ел чамасы элек Әлмәт шәһәрендә таныша. Әти-әниләре мондый танышуга каршы килә, чөнки иреннән аерылган Иринаның балигъ булмаган ике баласы була. Әмма егетнең хисләре көчлерәк булып чыга, һәм яшәү урыннарын бик...
  • 29 февраль 2012 - 04:37
    Секунд саен яналар
    Бүгенге көндә планетабызда бер ел эчендә 5 миллионнан артык янгын очраклары күзәтелә. Һәр биш секунд саен кайдадыр нәрсә дә булса яна. Янгыннар китергән еллык зыян-зарар миллиард сумнар белән исәпләнә, ә янгын корбаннары 10 мең кешегә җитә, һәр бишенчесе - россиялегә туры килә. Әйе, янгыннар гаять зур зарар китерә. Янгын сүндерүчеләрдән...
  • 29 февраль 2012 - 04:32
    Өч ярышны бер итеп...
    Тимәш мәктәбенең спорт залында авыл мәктәбе егетләре көч сынашты. Барлыгы 10 команда автоматны сүтеп-җыю, ату, турникта тартылу буенча ярышта катнашты. Иске Шөгер, Чкалов мәктәбе, Тимәш, Урдалы, Зеленая Роща, Куакбаш авылы һәм башка мәктәп командаларының VIII-IX һәм X-XI сыйныф егетләре килгән иде. Барысының да йөзендә дулкынлану, җиңү яулап булырмы, кебек хис-тойгы...
  • 29 февраль 2012 - 04:29
    Иң кадерле бүләк
    Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскгаз" идарәсендә бәйрәм җыелышы үтте. Хезмәткәрләрен бәйрәм белән идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде. Идарәдәге ир-атлар коллективның якынча 70 проценттан артыгын алып тора. Араларында җиде сугышчы-интернационалист һәм бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны - Андрей Курушкин бар. Соңгы биш елда көчле затлар Россиянең Энергетика министрлыгы, "Газпром" җәмгыяте, республиканың...
  • 29 февраль 2012 - 04:25
    Көчлеләр ярышы
    "Шифа" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында республиканың көньяк-көнчыгыш кубогына пауэрлифтинг (штанга күтәрү) буенча ярыш үтте. Анда Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә районнарыннан 75 көчле спортчы көч сынашты. Җиңүчеләр исемлегендә безнекеләр дә бар. Мәсәлән, үз үлчәү авырлыгында җиңүче исеменә хатын-кызлардан Алсу Зайлямова, ветераннар арасыннан абсолют чемпион исеменә Руслан Яфасов лаек булды.
  • 29 февраль 2012 - 04:24
    Куакбашлылар җиңде
    Шөгердә район мәктәпләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей уеннары үтте. Хуҗалар бозында уйнаган командалар сынатмады. Кискен уен нәтиҗәсендә, беренче урынны Куакбаш егетләре яулады. Икенче урынга - Иске Шөгер, өченчегә - Шөгер мәктәбе командасы чыкты. Мәгариф идарәсе медаль һәм кубок белән бүләкләсә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җиңүчеләргә призлар...
  • 29 февраль 2012 - 04:24
    Газчылар сынатмый
    Волейбол уеннары буенча шәһәр беренчелеге тәмамланды. Анда шәһәрнең сигез оешма-предприятиесе катнашты. Бер дә җиңелмичә, финалга ике команда чыкты. "Лениногорскгаз" идарәсе 2:0 исәбе белән көндәшләре "Лениногорскнефть" идарәсен җиңеп, рәттән өченче мәртәбә чемпион исемен алды. Өченче урында - Бораулау эшләре идарәсе командасы. Волейбол буенча хатын-кызлар турниры дәвам итә. Анда да нефтьчеләр белән...
  • 29 февраль 2012 - 04:23
    Машиналарда узыштылар
    Үзәк мәйданда шәһәрнең яшь автомобиль сөючеләре катнашында автойөгереш узды. Ярыш старт алганчы, шәһәр мэры уңышлар теләде, хәер-фатихасын бирде. Йөгереш Ленинград, Куйбышев, Шашин һәм Чайковский урамнары маршруты буенча дәвам итте.
  • 29 февраль 2012 - 04:19
    Юл кагыйдәсен бел!
    Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала....
  • 29 февраль 2012 - 04:17
    Озак калмады язга да
    Язгы чәчү башланырга вакыт бар бит әле, дияргә ашыкмагыз. Вакыт бик тиз узып китә. Язның бер көне ел туйдыра дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, чәчү чорындагы очраклы гына җитешсезлек тә уңышны киметергә мөмкин. Язгы кыр эшләре юнәлешендә эшлиселәр байтак. Әле өстәвенә, яз иртә дә килеп куйса. Быел 62 мең 702 гектарда...
Реклама