Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Юл кагыйдәсен бел!

Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала....

Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.

Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала. Әлеге аяныч хәлләрне булдырмауның төп юнәлеше - балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү. Бу турыда кирәкле мәгълүматларны, белемне, файдалы киңәшләрне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишәргә өйрәтү балалар бакчасы, мәктәпнең, әти- әниләрнең төп бурычы булып тора.
Бу юнәлештә безнең 3 нче «Кояшкай» балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Балалар белән саф һавада булганда, экскурсиягә чыкканда, төрле хәрәкәтле уеннар оештырганда да төп игътибар шуңа бирелә.
Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар яздык. Шәһәрдә, бакчалар арасында үткәрелгән конкурсларда, ярышларда актив катнашып торабыз.
Һәрдаим безнең бакчада юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре үткәрелә. ЮХИДИ идарәсендә үткәрелгән конкурска үзебез язган эшләрне җибәреп, кыйммәтле бүләк һәм Диплом белән бүләкләндек.Тырышып башкарылган эшнең нәтиҗәсе булып балаларның белеме, сәламәтлеге, иминлеге тора.
Машиналарда узыштылар
Үзәк мәйданда шәһәрнең яшь автомобиль сөючеләре катнашында автойөгереш узды.
Ярыш старт алганчы, шәһәр мэры уңышлар теләде, хәер-фатихасын бирде. Йөгереш Ленинград, Куйбышев, Шашин һәм Чайковский урамнары маршруты буенча дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар