Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Озак калмады язга да

Язгы чәчү башланырга вакыт бар бит әле, дияргә ашыкмагыз. Вакыт бик тиз узып китә. Язның бер көне ел туйдыра дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, чәчү чорындагы очраклы гына җитешсезлек тә уңышны киметергә мөмкин. Язгы кыр эшләре юнәлешендә эшлиселәр байтак. Әле өстәвенә, яз иртә дә килеп куйса. Быел 62 мең 702 гектарда...

Язгы чәчү башланырга вакыт бар бит әле, дияргә ашыкмагыз. Вакыт бик тиз узып китә. Язның бер көне ел туйдыра дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, чәчү чорындагы очраклы гына җитешсезлек тә уңышны киметергә мөмкин. Язгы кыр эшләре юнәлешендә эшлиселәр байтак. Әле өстәвенә, яз иртә дә килеп куйса.

Быел 62 мең 702 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарып чыгасы бар. Гомумән, районда 102 мең 722 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 73 мең 732 гектары - сөрү җирләре. Бөртекле культуралар чәчү буенча орлыклык фонд җитәрлек тәэмин ителгән, шулай да кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыш орлыклары булдыру хәстәрен күрергә кирәк. Көздән 11 мең 221 гектарда уҗымнар чәчеп калдырылган. Дөрес, авыл хуҗалыгы белгечләре фаразлавынча, 1 мең 200 гектар өлешенә суыклардан зыян килгән булуы мөмкин.
Язгы чәчүдә бөртекле һәм азык культураларын 32 мең 150 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Шулай ук узган ел яхшы гына уңыш биргән шикәр чөгендере белән бәрәңге дә утыртылачак.
Авыл хуҗалыгында кирәктән күбе юк дигәндәй, язгы сабанда ягулык-майлау материаллары 1 мең 305 тонна кирәгәчәк, шуның әлегә 114 тоннасы гына бар. Җиргә ашлама кертмичә, мул уңыш алырмын димә. Шунлыктан 6 мең 435 тонна ашлама булдырып, кыр эшләрен башкарып чыгарлар, дип ышанасы килә.
Әлбәттә, төзек булмаган техниканы төзәтәсе, чәчкечләрне ремонтлыйсы бар. Районда 303 трактор исәпләнә, 230 берәмлеге ремонтланган, 171 чәчкечнең 115е төзәтелгән, культиваторлар 79 процентка әзер, катнаш агрегатлар 38 берәмлек булса, шуның 19ы гына ремонтланган. Ә чәчү комплекслары бик аз - 16 берәмлек, шуның бишесе генә төзәтелгән. Язны тыныч күңел белән каршы алыр өчен төзәтәсен төзәтеп, булмаганын булдырып, эшлисе эшләрне эшләп бетерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл

2
X