Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Фаҗигале шимбә

Югары Чыршылы авылында бер-берсенә бик якын булган кешеләр арасында фаҗига килеп чыга. 16 яшьлек Иван белән 30 яшьлек Ирина ике ел чамасы элек Әлмәт шәһәрендә таныша. Әти-әниләре мондый танышуга каршы килә, чөнки иреннән аерылган Иринаның балигъ булмаган ике баласы була. Әмма егетнең хисләре көчлерәк булып чыга, һәм яшәү урыннарын бик...

Югары Чыршылы авылында бер-берсенә бик якын булган кешеләр арасында фаҗига килеп чыга.

16 яшьлек Иван белән 30 яшьлек Ирина ике ел чамасы элек Әлмәт шәһәрендә таныша. Әти-әниләре мондый танышуга каршы килә, чөнки иреннән аерылган Иринаның балигъ булмаган ике баласы була. Әмма егетнең хисләре көчлерәк булып чыга, һәм яшәү урыннарын бик еш алыштырырга туры килсә дә, яшьләр бергә яши башлый. Кечкенә балалар, әниләрен ана хокукыннан азат иткәнгә күрә, һәрвакыт әбиләре белән яши.
Иванның әнисе Югары Чыршылы авылында, бергә торучы ирнең апасында яши. Аның чакыруы буенча, авылга Иван белән Ирина да килеп төпләнә. Иванның әнисе эчү белән мавыга, балигъ булмаган малаен да аракыга ияләштерә.
Фаҗигале шимбәдә шәһәрдән йорт хуҗасының олы малае - Рамил кайта. Әлбәттә, кунакка буш кул белән йөрмиләр. Бер шешә аракы иң яхшы бүләк булып чыга. Әмма ул да җитмәгәч, кибеттән яңадан ике шешә аракы "кайтып утыра".
Шундый күләмдә эчелгән аракының организмга ничек итеп тәэсир итүен аңлавы кыен түгел. Әмма шулай да, картинаны тулысы белән ачып бетерәсе килә. Суд билгеләгәнчә, Иван урамга тәмәке тартырга чыга. Тәрәзәнең ачык форточкасы аша Ирина белән Рамил арасындагы сөйләшүне ишетеп ала һәм әлеге ике кеше арасында "мәхәббәт" уянуын аңлый. Ачуы һәм көнчелегеннән Иван өйгә кереп, тавыш-гауга куптарырга тели, ләкин аны Рамил урамга сөйләшергә чакыра. Кинәт кенә Иван мич өстендә ятучы пычакны эләктерә дә, Иринаның аркасына кадый. Корбан шул ук минутта үлә, чөнки пычак аның күкрәк аортасын җәрәхәтли.
Алдан үткәргән тикшерү буенча, Иван үз гаебен таный, тәүбә кылып, Иринаның әти-әнисеннән гафу үтенә.
Кеше үтерергә Иванны нәрсә этәргән соң? Җавап бер генә - аракы һәм тәрбия. Үз баласына тиешле тәрбия бирмәгән ана баласын рәшәткә артына җибәрә.
Быелның 8 февралендә суд гаепләү карары чыгарды. Балигъ булмаган Иван 5 ел 6 айга тәрбия колониясенә озатылды. Шул ук вакытта Иванга психиатр дәвалануы да билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинаять

2
X