Заман сулышы

6 март 2012 яңалыклары

  • 6 март 2012 - 10:40
    Уңган-булган кызларыбыз
    Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Җырчы, биючедән алып, асфальт салучы, машина йөртүчегә кадәр бар. Нинди генә хезмәт башкармасыннар - үзләренә генә хас тырышлык белән алдыралар алар. Язмабыз геройлары - Лениногорск эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Җырчы булырга хыялланса да... Оешма-предприятиеләрдә эшләп килүче сәламәтлек пунктын - хастаханәләрнең бер өлеше...
  • 6 март 2012 - 10:37
    Сакта кызлар торганда
    Объектларны саклау эшендә ирләрне генә күрергә күнексәк тә, "Витязь" шәхси сак предприятиесендә әлеге вазифада гүзәл затлар да эшли. Монда алар предприятиедә эшләүчеләрнең яртысын диярлек тәшкил итә. Өчесе өч яктан - районыбызның Урмышлы, Чиялетау авыллары һәм шәһәрнең үзеннән булсалар да, монда килеп бер-берсе белән дуслашып, дистә елдан бирле үзара тәҗрибә уртаклашып,...
  • 6 март 2012 - 10:36
    Хатын-кыз
    Барлыгыңа синең куанабыз, Синең исем белән уянабыз. Бармы күктә сиңа тиң йолдыз, Кояштан да нурлы, хатын-кыз! Яшәешнең күрке, яме син, Гүзәллегең җуйма, яме син. Карашыңнан сөю тамадыр, Ул йөрәккә тамса ямандыр... Тормыш бүләк иткән әни син, Балаларым, диеп яшисең. Ерак түгел оҗмах - якында, Әниләрнең аяк астында. "Җаным-бәгърем!" - диеп...
  • 6 март 2012 - 10:32
    Ике бәйрәм бергә
    Урдалы авылында сайлау көнне Кышны озату бәйрәмен дә уздырганнар. Шәһәрдән җырчы Миләүшә Идиятова килеп, үзенең төркеме белән концерт куеп киткән. Шулай ук авыл яшьләре белән укучылар да тик тормаган: алар арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узган. Моны авылның физкультура укытучысы Марат Җиһаншин оештырган. Язгы кыр эшләренә, мәшәкатьләренә керешер алдыннан авыл...
  • 6 март 2012 - 10:32
    Яз килергә ашыкмый
    Тизрәк дип, без ашыктырып кына яз килми шул. Бәйрәм көннәренә бераз салкынайтачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Мәсәлән, 8, 9 мартта көндез -4 булса, төнлә -10, -12 градус суык көтелә, 10, 11 мартта көндез -8, -10, төнлә -10 -14 градус салкын. Гидрометеоүзәкнең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, ул көннәрдә кар да күрсәтелгән.
  • 6 март 2012 - 10:24
    Укытучылар бәйгесе
    Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә үткәрелә торган "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда барлыгы 12 педагог катнашты. Нәтиҗәдә, I урынга - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова, II урынга - Сугышлы мәктәбе педагогы Резидә Солтанова һәм Керкәле мәктәбе мөгаллимәсе Сөгъдә Ямалтдинова, III урынга...
  • 6 март 2012 - 10:21
    Котлыйбыз!
    Казанда Игенчеләр сараенда иң яхшы авыл җирлеге башлыклары, шәхси һәм гаилә хуҗалыклары, кооперативларының республика конкурсына йомгак ясалды. Монда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Акчалата бүләк һәм дипломны Татарстаннан 110 кеше алды. Бүләкләү өч номинация буенча узды. "Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрне югары...
Реклама