Заман сулышы

Хатын-кыз

Барлыгыңа синең куанабыз, Синең исем белән уянабыз. Бармы күктә сиңа тиң йолдыз, Кояштан да нурлы, хатын-кыз! Яшәешнең күрке, яме син, Гүзәллегең җуйма, яме син. Карашыңнан сөю тамадыр, Ул йөрәккә тамса ямандыр... Тормыш бүләк иткән әни син, Балаларым, диеп яшисең. Ерак түгел оҗмах - якында, Әниләрнең аяк астында. "Җаным-бәгърем!" - диеп...

Реклама

Барлыгыңа синең куанабыз,
Синең исем белән уянабыз.
Бармы күктә сиңа тиң йолдыз,
Кояштан да нурлы, хатын-кыз!
Яшәешнең күрке, яме син,
Гүзәллегең җуйма, яме син.
Карашыңнан сөю тамадыр,
Ул йөрәккә тамса ямандыр...
Тормыш бүләк иткән әни син,
Балаларым, диеп яшисең.
Ерак түгел оҗмах - якында,
Әниләрнең аяк астында.
"Җаным-бәгърем!" - диеп дәшик без,
Пар канатлар булып яшик без.
Бәхетлеме җирдә без ансыз?..
Җир тоткасы ич син, хатын-кыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Шигырь
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: