Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Сакта кызлар торганда

Объектларны саклау эшендә ирләрне генә күрергә күнексәк тә, "Витязь" шәхси сак предприятиесендә әлеге вазифада гүзәл затлар да эшли. Монда алар предприятиедә эшләүчеләрнең яртысын диярлек тәшкил итә. Өчесе өч яктан - районыбызның Урмышлы, Чиялетау авыллары һәм шәһәрнең үзеннән булсалар да, монда килеп бер-берсе белән дуслашып, дистә елдан бирле үзара тәҗрибә уртаклашып,...

Объектларны саклау эшендә ирләрне генә күрергә күнексәк тә, "Витязь" шәхси сак предприятиесендә әлеге вазифада гүзәл затлар да эшли. Монда алар предприятиедә эшләүчеләрнең яртысын диярлек тәшкил итә.

Өчесе өч яктан - районыбызның Урмышлы, Чиялетау авыллары һәм шәһәрнең үзеннән булсалар да, монда килеп бер-берсе белән дуслашып, дистә елдан бирле үзара тәҗрибә уртаклашып, объектларны саклау эшендә патруль-пост хезмәткәре булып эшлиләр.
Төзелеш техникумын тәмамлап, Зөлфирә Билалова үз урынын монда тапса, Мәрзия Касыймова белән Гөлия Мингулова Түбән Новгород (элек Горький) шәһәрендә радиотехник техникумын тәмамлап килгән.
- Сайлаган эшегезне үз итеп, яратып башкарасызмы, төннәрен дә сакта булырга туры килә бит, гаиләгездә моңа ничек карыйлар? - дип кызыксындым.
- Балалар кечкенә чакта авыррак булды. Үзебез эштә булсак та, күңел белән һәрвакыт өйдә, балалар янәшәсендә идек. Әмма шулай да, эшне җиренә җиткереп, дежурны тиешенчә тапшырып, өйгә тыныч күңел белән кайтып китәргә өйрәндек. Безнең кебек кызлар сакта торганда, объектларга куркыныч янамас. Эшебездән зарланмыйбыз. Хезмәт хакыбыз югары, бер генә бәйрәмне дә калдырмыйча, җитәкчелек котлый, бүләкли, кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтә,- дип җавапладылар.
Ул гына да түгел, "Витязь" предприятиесендә эшләүчеләргә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да өстенлек бирелә. Үзләре ел саен төрле шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытса, балалары сәламәтләндерү лагерьларында ял итә.
Эштән буш вакытларында күбрәк балалары, оныклары янында булырга ярата алар. Бәйләү, тегү кебек кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Җәен инде бакчада аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, көзен мул уңыш җыялар. Әти-әниләре кечкенәдән үк җирдә эшләргә өйрәтеп үстергән бит аларны!
Аларда татар хатыннарына гына хас тыйнаклык һәм әдәплелек сыйфатлары чагылды. Шуңа да үзләре турында озак сөйләп мактанмады. Йөзләреннән үк күренеп тора - уңган-булган һәм тырыш алар. Эштә дә шуның өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Бәйрәм уңаеннан котлаулары, изге теләкләре бар:
- Хөрмәтле хезмәттәшләребезне, барлык хатын-кызларны, әниләрне-әбиләрне язның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - 8 Март белән тәбрик итәбез. Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп бәхетле яшәгез! Бу көннәрдә ир-егетләр сезгә бик күп мактау, котлау сүзләре әйтерләр, мәхәббәтләрен белдерер. Без дә бу теләкләргә кушылып, барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телибез. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм

2
X