Заман сулышы

23 август 2012 яңалыклары

  • 23 август 2012 - 11:10
    Кем генә сагынмый икән?
    Август аеның соңгы көннәре якынлашканда, берәүләр мәктәп турында уйласа, икенчеләре студент тормышына әзерләнә. Үзем дә күңелем белән әнә шул икенче төркемгә керәм, гәрчә университетны тәмамлаганга 11 ел вакыт үтсә дә... Һаман студент еллары сагындыра... Тулай торакта яшәве генә дә үзе бер тарих бит. Төрле районнардан җыелган авыл кызлары белән биш...
  • 23 август 2012 - 11:05
    Хыял буш җирдә тумый
    Машина җене кагылганнар арасына, берсүзсез, Лениногорск егете Никита Степанов та керә торгандыр. Кайберәүләр кебек, ашау-эчүен онытып, гаражда техника арасында казына, машинада җилдерә икән, дип уйламагыз тагын. Машина йөртү хокукына укырга җыенып йөрүе генә әле аның. Шулай булуына карамастан, кулына каләм алып, кәгазьдә шул тимер атларны ясый башласа, телиләрме алар аны,...
  • 23 август 2012 - 10:55
    Машина җиткән башына
    Лениногорск шәһәр суды тарафыннан Иванов фамилияле гражданинга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе, 4 нче кисәге буенча исерек килеш руль артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуда һәм саксызлыкта гаепләнә. Гаепләнүче исерек килеш "ВАЗ-21101" маркалы автомобиленә утырып, шәһәрнең Бөгелмә урамы, 23 нче йорт каршысыннан Бөгелмә шәһәренә баручы...
  • 23 август 2012 - 10:53
    Хаталар өстендә эшләргә өйрәнергә кирәк
    Быелның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында 47 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 9 кеше үлгән, 59сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Җәйнең аварияләргә бай ае - июль булган. Нәкъ шушы айда гына да 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, 20се җәрәхәтләнгән. Июль аеның соңгы ике көнендә...
  • 23 август 2012 - 10:49
    Транспорт йөртү хокукы алу кыенлаша
    Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру тәртибен катгыйлатырга җыена. Моңа 2011 елда яңа гына машина йөртү таныклыгы алган йөртүчеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы сәбәп булган. Узган ел барлыгы 2,1 миллион кеше машина йөртү таныклыгы алган. Ә 2010 елда бу таныклыкка ия булучыларның саны 2,2 миллион булган.Әмма машина...
  • 23 август 2012 - 10:47
    Безнекеләр сынатмады
    Әлмәт шәһәренең бизәге "Нефтьче" Мәдәният сараенда 11 районны эченә алган ветеран оешмаларының зона үзешчәннәр бәйгесе узды. Бу мәртәбәле конкурста Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннары да бик теләп катнашты. Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков тырышлыгы белән, ике автобуста безнең кырыктан артык сәнгатькәребез бәйрәмчә бизәлгән күркәм сәхнәдә чыгыш ясады. Ул 2013 елда...
  • 23 август 2012 - 10:43
    Сатып алучы хокукларын белергә тиеш
    Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан шушы елның 7 ае эчендә куллану вакыты чыккан 139 мең сумлык товар ачыкланган. Сатып алучыларның күпчелеге мондый күренеш белән очрашканы бардыр. Тик, үз хокуклары турында аз белгәнгә, кибеткә барып, "правасын качать" итеп йөри алмый. "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы закон белән хәбәрдар булмасаң,...
  • 23 август 2012 - 10:39
    Тынычлыкны кызлар саклый
    "Таттелеком" предприятиесе объектларының хәвеф-хәтәрсез эшләве җәмгыять өчен бик зур роль уйный. Шуны истә тотып, моннан нәкъ ун ел элек республиканың көньяк-көнчыгыштагы элемтә объектларын саклау белән шөгыльләнүче "Легион" җәмгыяте барлыкка килә. Аның штатында бүген йөзгә якын хезмәткәр исәпләнә. Филиаллары Әлмәт, Чистай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй һәм башка бик күп шәһәрләрдә бар....
  • 23 август 2012 - 10:37
    Бәйрәмнәр дәвам итә
    Ишегалды бәйрәменең чираттагысы Шашин урамы, 53 нче йорт ишегалдында үтте. Бәйрәмне 11 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, "Жилищный Сервис" идарәче компаниясе, ТНГ"ЛенГиС" җәмгыяте белән берлектә оештырды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлавын халык җылы кабул итте. Ишегалдын һәм йортны тәртиптә тотучы актив гражданнар шәһәр мэры тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башлыгы...
  • 23 август 2012 - 10:33
    Шәһәр көненә багышлап
    Лениногорск шәһәренең 57 еллыгы уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Үзең белән ал мине" дип исемләнгән җырлы-моңлы буккроссинг узды. Шәһәр халкы әлеге чарада бик теләп катнашты. Китапханә хезмәткәрләре шәһәр һәм район тарихы белән кызыксынучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, китап иленә сәяхәткә алып керде. Тарихны "су урынына эчүчеләр" викторинада катнашып, белемнәрен күрсәтте...
  • 23 август 2012 - 10:32
    Яңа китап
    "Әлмәтнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең 60 еллыгына багышланган "Цена большой нефти" дигән 3 томлык дөнья күрде. Басманың беренче-икенче томында идарә оештырылу көненнән алып, бүгенге тормышы турында язылса, өченчесе - фотоальбом рәвешендә. Нефть тармагының күп кенә данлыклы кешеләре "Әлмәтнефть" идарәсендә эшләп чыкканнар. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов та әлеге...
  • 23 август 2012 - 10:23
    Ял итәргә дә өлгерәләр
    Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аның чираттагысы Шашин урамы, 4 нче йорт ишегалдында үтте. Бәйрәмне 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән "Идал" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Флюра Хабатуллина һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле бүлек вәкилләре килгән иде....
  • 23 август 2012 - 10:23
    Ял итәргә дә өлгерәләр
    Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аның чираттагысы Шашин урамы, 4 нче йорт ишегалдында үтте. Бәйрәмне 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән "Идал" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Флюра Хабатуллина һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле бүлек вәкилләре килгән иде....
Реклама