Заман сулышы

Хаталар өстендә эшләргә өйрәнергә кирәк

Быелның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында 47 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 9 кеше үлгән, 59сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Җәйнең аварияләргә бай ае - июль булган. Нәкъ шушы айда гына да 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, 20се җәрәхәтләнгән. Июль аеның соңгы ике көнендә...

Быелның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында 47 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 9 кеше үлгән, 59сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.


Җәйнең аварияләргә бай ае - июль булган. Нәкъ шушы айда гына да 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, 20се җәрәхәтләнгән. Июль аеның соңгы ике көнендә генә дә 4 юл-транспорт һәлакәте булып, нәтиҗәдә 1 кеше үлгән, җидесе җәрәхәтләр белән котылган.
30 июль 9.10 сәгатьтә Бөгелмә - Лениногорск юлында 22 яшьлек А. (машина йөртү стажы 1 ел 4 ай) "ВАЗ-21140" автомобилендә тизлекне арттырып, юлның каршы як полосасына чыга. Нәтиҗәдә, каршы яктан килүче "Ниссан Серена" автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә, зыян күрүче авыр җәрәхәтләр алып, "ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә. Тикшерү барышында гражданинның быел юл кагыйдәләрен бозуы һәм тизлекне 40тан 60 км/сәг.кә кадәр арттыруда өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы ачыклана.
30 июль көнне 16.30 сәгатьтә Лермонтов урамы, 42 нче йорт каршында 21 яшьлек берәү "Лада-217230" машинасында скутер белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 16 яшьлек скутер хуҗасына медицина ярдәме кирәк була.
31 июльдә 8.00 сәгатьтә Тимәш - Куакбаш - Керкәле юлында 37 яшьлек "ВАЗ-211440" хуҗасы күрү чикле булган зонада алда баручы машинаны узмакчы булып, юлның каршы як полосасына чыга һәм "ВАЗ-21083" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, авария тудыручының баш мие селкенә. Аның янында утырып барган пассажир да авыр җәрәхәтләр ала. Каршы яктан килгән машина йөртүче һәм 42 яшьлек пассажир шулай ук җитди җәрәхәтләр ала.
Шул ук көнне 18.15 сәгатьтә Зәй-Каратай авылының Совет урамы, 116 нчы йорт каршында "ВАЗ-21150" автомобилендә йөрүче 45 яшьлек ир-ат, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, юл кырыенда басып торган 77 яшьлек хатын-кыз өстенә килеп бәрелә. Табиблар зыян күрүченең ябык баш мие җәрәхәте һәм төрле бәрелүләр алуын әйтә.
Юл-транспорт һәлакәтләренең барысын да диярлек юл кагыйдәләрен үтәмәү, тизлекне арттырырга һәвәслек сәбәпче. "Ашыккан ашка пешкән", ди халык мәкале. Шуны истән чыгармасагыз иде, хөрмәтле машина йөртүчеләр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим