Заман сулышы

Сатып алучы хокукларын белергә тиеш

Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан шушы елның 7 ае эчендә куллану вакыты чыккан 139 мең сумлык товар ачыкланган. Сатып алучыларның күпчелеге мондый күренеш белән очрашканы бардыр. Тик, үз хокуклары турында аз белгәнгә, кибеткә барып, "правасын качать" итеп йөри алмый. "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы закон белән хәбәрдар булмасаң,...

Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан шушы елның 7 ае эчендә куллану вакыты чыккан 139 мең сумлык товар ачыкланган. Сатып алучыларның күпчелеге мондый күренеш белән очрашканы бардыр. Тик, үз хокуклары турында аз белгәнгә, кибеткә барып, "правасын качать" итеп йөри алмый. "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы закон белән хәбәрдар булмасаң, сатучы сине тыңлап та тормаячак.
Кибеттән азык-төлек продуктлары сатып алганда, беренче чиратта, срогын карарга кирәк. Ул азык-төлектә генә түгел, һәр товарда күрсәтелгән булырга тиеш. Бу - җитештерүченең бурычы. Товарны сатып алып өйгә кайтканнан соң яраклылык вакыты чыкканын күрсәгез, аны яңадан кибеткә алып барырга һәм алыштырырга яисә түләнгән акчаны кире кайтарырга була. Моны ничек эшләргә соң?
Сатып алганнан соң 14 көн эчендә товарыгызның тәме үзгәргән яисә брак икәнен күрсәгез, шунда ук кибеткә юл тотарга. Әгәр дә тышкы кыяфәте бозылмаган һәм фабрика ярлыгы сакланган икән, товарны алыштыру җиңел булачак. Түләнгән акчаны гына кире кайтару авыррак, чөнки закон буенча өч көн эчендә сатучы акчагызны кире кайтара ала.
Хәзер башка очракны карыйк. Аяк киеме сатып алганнан соң бер-ике көн эчендә каерылды яисә ертылып чыкты, ди. Сатучыга илткән очракта, барыбер үзегез гаепле булып калачаксыз. Әле аяк киемен ничек итеп саклап кияргә кирәклеге турында өстәмә тәкъдимнәр дә ишетерсез. Ләкин бит әлеге мәгълүматларны алар сез алганда ук әйтергә тиеш иде. Әгәр мондый тәкъдимнәрне алмаган булсагыз, кыю рәвештә акчагызны кире кайтару турында таләп итегез. Шулай да, сатып алганлыкны раслаучы дәлил - касса чегы кирәк булачак. Чөнки ансыз сатучы "сез башка җирдән сатып алгансыз", дип борып җибәрү ягын карар. Ләкин "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы законның 18 нче маддәсе сатып алучы яклы. Биредә анык итеп, клиентның товар яки касса чегы булмаса да, таләпләрен канәгатьләндерү буенча кире борып җибәрергә сәбәп була алмый, дип язылган.
Халык шулай ук төрле оешма хезмәтләреннән дә файдалана. Мәсәлән, кафеда хезмәт күрсәтү ошамый икән, торасыз да китеп бара аласыз. Ләкин мондый адымны туристлык компаниясенә карата эшләргә ярамый, мәсәлән, вәгъдә ителгәннән дә яшәү, тору шартлары начаррак булса. Мондый очракка башка мисаллар да китерергә булыр иде. Болар барысы да сезнең компенсация алу хокукы турында сөйли.
Кулланучы буларак, үзегезнең хокукларны бозалар дип уйласагыз, ТР, Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 26 нчы йорт адресы, 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66 телефоннары буенча республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп, консультация ала аласыз.
Теги: Хокук
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: