Заман сулышы

30 октябрь 2012 яңалыклары

  • 30 октябрь 2012 - 10:11
    Юл чыкканда сак бул
    Быелның тугыз аенда шәһәр һәм районда 65 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 10 кешенең гомере өзелгән, 84е төрле тән җәрәхәтләре алган. 21 октябрьдә 9 сәгать 30 минутта Чайковский урамында 27 яшьлек "ВАЗ-211440" автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм "ВАЗ-21099" автомобиле белән бәрелешә. Икенче көнне 17 сәгать 20 минутта Шашин проспекты...
    533
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 10:08
    Өлкәннәр баш эшләтә
    Әлмәт шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышыннан Лениногорск командасы II урын белән кайтты. Анда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районыннан килгән өлкән буын ярышты. Команда ярышында лениногорскилылар II урын яуласа, шәхси исәптә I урынга якташыбыз Ольга Вахтерова чыкты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
    1002
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 10:04
    Баскетбол уйныйбызмы?
    4 нче мәктәптә баскетбол буенча шәһәр беренчелеге үтте. Анда шәһәребез мәктәпләренең X-XI сыйныфларыннан 500ләп укучы катнашты. Нәтиҗәдә, егетләр һәм кызлар арасында җиңүче исеменә хуҗалар үзләре лаек булды. II урынга егетләр арасында - 8 нче, кызлар арасында - 10 нчы мәктәп командасы чыкты. III урын егетләр арасында - 13 нче мәктәп,...
    558
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 09:55
    Газчы һөнәренә тугры булып
    Нефтьчеләр шәһәре - Лениногорскига килгәндә, Надежда Дегтева гомере бу шәһәр белән бәйләнер дип, башына да китермәгәндер. Әмма язмыш дигәнең үзенекен итә шул. Дагыстанның Кизляр районында туса да, апалары чакыруы буенча яшеллеккә күмелеп утырган Лениногорск шәһәренә килә һәм "Лениногорскгаз"ның газ тутыру пунктына контролер булып эшкә урнаша. Ул вакытта аңа нибары 17...
    655
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 09:49
    Өлкән буынга рәхмәт
    Ул көнне түбәтәй кигән, ак яулык бәйләгән укучылар өлкәннәрне - мәчет картларын көттеләр. Кайсының - бабасы, кайсының - әтисе килгән иде мәктәпкә. Мәҗлесне Корбан гаетенең мөселманнарның зур бәйрәмнәреннән берсе булуын сөйләп Ришат Салих улы Әхмәдиев - авылның имамы мәҗлесне башлап җибәрде. Авылыбызның иң өлкән кешесе - Шәйхетдин бабай Баһаутдинов мәктәп...
    714
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 09:35
    Үзенчәлекле шагыйрь
    «Мин дөньяга җырлап тудым...» дип яза Куакбаш шагыйре Наил Гыйләҗев. Иҗатында җыр-моңны юлдаш иткән, күңелендәге ярсу хисләр давылын, җан хәзинәсен кешеләргә өләшкән үзенчәлекле шагыйрьнең «Шигырьләр һәм хикәяләр» дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә авторның әлеге китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Аңа авторның туганнары, иҗатташ дуслары, гомумән,...
    605
    0
    0
  • 30 октябрь 2012 - 09:09
    (20 – 26 октябрь)
    Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда дүрт җинаять теркәлгән. Дүрт юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Канализация капкачын урлаган 23 октябрьдә билгесез зат Тукай-Чайковский урамнары тыкрыгында урнашкан канализациянең чуен капкачын урлап китә. Матди зыян - 5 мең 390 сум. Хокук сакчылары 1960 елгы ир-атны тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган. Үч...
    622
    0
    0
Реклама