Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

(20 – 26 октябрь)

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда дүрт җинаять теркәлгән. Дүрт юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Канализация капкачын урлаган 23 октябрьдә билгесез зат Тукай-Чайковский урамнары тыкрыгында урнашкан канализациянең чуен капкачын урлап китә. Матди зыян - 5 мең 390 сум. Хокук сакчылары 1960 елгы ир-атны тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган. Үч...

Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда дүрт җинаять теркәлгән. Дүрт юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.


Канализация капкачын урлаган
23 октябрьдә билгесез зат Тукай-Чайковский урамнары тыкрыгында урнашкан канализациянең чуен капкачын урлап китә. Матди зыян - 5 мең 390 сум. Хокук сакчылары 1960 елгы ир-атны тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган.
Үч алумы - нәрсә бу?
23 октябрьдә 17 сәгать 15 минутта билгесез хатын-кыз Крупская урамы, 15 нче йорт янында торучы "ВАЗ-2107" автомобиленең алгы тәрәзәсен ватып, буяу түгә. Хокук сакчылары 1981 елгы җинаятьчене тиз арада тоткарлаган. Җинаять эше кузгатылган.
Шприц алынган
26 октябрьдә 16 сәгать 45 минутта дежур частенда, "Мәк - 2012" операциясе барышында, Школьная урамы, 9 нчы йортта яшәүче 1974 елгы егеттән наркотик матдә салынган шприц алыну турындагы рапорт теркәлә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон