Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Үзенчәлекле шагыйрь

«Мин дөньяга җырлап тудым...» дип яза Куакбаш шагыйре Наил Гыйләҗев. Иҗатында җыр-моңны юлдаш иткән, күңелендәге ярсу хисләр давылын, җан хәзинәсен кешеләргә өләшкән үзенчәлекле шагыйрьнең «Шигырьләр һәм хикәяләр» дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә авторның әлеге китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Аңа авторның туганнары, иҗатташ дуслары, гомумән,...

«Мин дөньяга җырлап тудым...» дип яза Куакбаш шагыйре Наил Гыйләҗев. Иҗатында җыр-моңны юлдаш иткән, күңелендәге ярсу хисләр давылын, җан хәзинәсен кешеләргә өләшкән үзенчәлекле шагыйрьнең «Шигырьләр һәм хикәяләр» дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә авторның әлеге китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Аңа авторның туганнары, иҗатташ дуслары, гомумән, шигъриятне, иҗатны яраткан кешеләр җыелган иде.


Китап Яр Чаллы шәһәренең «Стрежень» типографиясендә нәшер ителгән. Җыентыкта авторның мәхәббәт, гаделлек, сафлык, хакыйкать, яхшылык, явызлык, туган як, газиз халкына, ата-анага багышланган шигырьләре, хикәяләре, повесте, афоризмнары урын алган. Китап тышлыгында авыл күренешенең бирелүе үк шагыйрьнең чыгышы белән авыл малае булуын, илһамны аның гүзәл табигате һәм сихри чишмәләреннән алуы турында сөйли.
Шагыйрь иҗатына китабының кереш сүзендә үк югары бәя бирелгән: «...Ул татар шагыйрьләренең берсен дә кабатламый, үз сүзе, үз шигъри йөзе бар... Аның шигырьләре «Мин монда!» дип кычкырып тормый. Алар җир куеныннан саркып чыккан инеш-чишмәләрдәй тыйнак, саф, эчкерсез, салмак, бәрәкәтле агышлы. Аның шигъри тәлгәшләрен авыз итсәң, авторның табигый талантка ия икәнлегенә инанасың, яшәеш мәгънәсенә тирәнрәк үтеп керәсең, илаһи матурлыгы белән очрашасың...»
Әнә шундый матурлык белән якыннан китапханәнең милли бүлек хезмәткәрләре таныштырды. Алар шигърият җырчысының яңа китабы турында гына түгел, авторның иҗаты, сикәлтәле тормыш юлы хакында да әйтеп үтте. Залда утыручылар игътибарына китаптан күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр, кызыклы хикәяләр, тирән мәгънәле афоризмнар тәкъдим ителде. Интерактив такта ярдәмендә авторның авылы, иҗатына, яшьлегенә күзәтү ясалды. Каюм Шәрәфов әдипнең шигырьләрен гармун моңына салды. Кичә әдипнең дуслары, якыннары тарафыннан әйтелгән матур котлаулары, иҗат әһелләренең китап турындагы җылы сүзләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шагыйрь